ТР Хөкүмәте Йортында Кырымның Бакчасарай районына ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар

09.04.2014

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кырымның Бакчасарай районына ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында булган киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, ТР Хөкүмәте башлыгы, Кырымның Бакчасарай районы Татарстан Республикасына методик һәм матди ярдәм алу өчен беркетелгәнен искә төшерде.

Бүген Илдар Халиков министрларга Бакчасарай районындагы коллегалары белән элемтәгә чыгуны йөкләде. Беренче чиратта тармак министрлары Бакчасарай районындагы охшаш тармакларга характеристика бирергә тиеш, шулай ук алар методик һәм матди ярдәмне билгеләргә тиеш.

Кичә Бакчасарай районы җитәкчеләре белән очрашуда һәм Дмитрий Козак уздырган киңәшшмәдә яңгыраган иң җитди мәсьәләләр исәбендә- язгы кыр эшләрендә ярдәм итү, кышка әзерләнү, 1 сентябрьгә мәктәпләрне әзерләү эшләре санала. Шулай ук 1 октябрьгә территориаль планлаштыру схемасын, муниципалитетлар төзелешенең генераль планнарын әзерләргә кирәк.

Шулай ук, Илдар Халиков сүзләренчә, Бакчасарай районы яңа муниципаль норматив-хокукый актлар эшләү буенча ярдәмгә мохтаҗ. Бу актларны эшләү өчен ТР Премьер-министры үрнәк сыйфатында ТР муниципалитетларының иң яхшы документларын алуны йөкләде.

“Нәтиҗәдә, Бакчасарай районын Татарстанның иң яхшы районы дәрәҗәсенә чыгару өчен омтылырга кирәк”, -дип йомгаклады Илдар Халиков.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов