2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагының үсеш темплары беренче тапкыр сәнәгатьтәге үсеш темпларын узып киткән

17.03.2009

Алдагы елларда Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы шактый ныгыды, һәм без 2009 ел республиканың авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булыр дип ышанабыз. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Аның фаразлауларына караганда, 2009 елда бөртеклеләр уңышы, минераль ашламалар керткән очракта, 5 млн. тоннадан ким булмаска тиеш.
Марат Әхмәтов, бөртеклеләрдән яхшы уңыш алу өчен, минераль ашламаларны гектарына 70 килограмм күләмендә кертергә кирәклеген әйтте. Шуның белән бергә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бүгенге көндә республикада минераль ашламаларга булган ихтыяҗның 50 % ка канәгатьләндерелүен билгеләп үтте.
Чәчүлек орлыкның тиешле күләмдә булуын, уҗымнарның яхшы тишелешен һәм туфракның бер метр катламында дымның җитәрлек булуын ул яхшы уңыш алуның уңай факторлары дип атады.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бюджеттан ярдәм күрсәтү турындагы сорауга җавап биреп, Марат Әхмәтов түбәндәгеләрне әйтте: “Быел авыл хуҗалыгына хөкүмәттән зарлану килешми”. Аның сүзләренә караганда, бюджет агросәнәгать комплексына чәчү кампаниясе башланганчы ук төп финанс ярдәме күрсәткән. 2009 ел бюджеты исәбенә аграрийлар уҗым культураларын тукландыру өчен минераль ашламаларга 500 млн. сум алганнар, республикада 800 млн. сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына. Моннан тыш, авылда эре инвестор булып торган компанияләргә 1,3 млрд. сумлык бюджет ярдәме күрсәтелә (шулай ук 2008 ел ахырында да).
Агросәнәгать комплексы дизель ягулыгын һәм кайбер ашламаларны сатып алу өчен (2009 ел уңышын да күздә тотып) 1 млрд. сумлык кредит алган.
Гомумән алганда, Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексына бюджеттан күрсәтелгән ярдәм чәчү кампаниясе башланганчы ук якынча 3,8 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы агросәнәгать комплексы ихтыяҗларына өстәмә керемнәрдән тагын якынча 1,5 млрд. сум бүлеп бирү күздә тотылганлыгын, ләкин икътисади хәлнең торышына карап, бу мәсьәләнең соңрак хәл ителәчәген әйтте.
Марат Әхмәтов журналистларга 2008 елда авыл хуҗалыгы тармагында тулай продуктның 124 млрд. сум тәшкил итүен искәртте. 2007 ел белән чагыштырганда, 9,3 % үсеш күзәтелгән. “Республиканың авыл хуҗалыгында үсеш темплары беренче тапкыр сәнәгатьтәге үсеш темпларын узып китте”, - дип билгеләп үтте министр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте