Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Транспорт министрлыгы коллегиясе эшендә катнаша

13.03.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшче визит белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.
Коллегиядә Россия транспорт комплексының 2008 елдагы төп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре каралачак, 2009 елга һәм 2011 елга кадәр булган вакытка бурычлар куелачак.
Моннан тыш, коллегиядә катнашучылар 2008 елда транспорт өлкәсендәге федераль бюджетның үтәлеш нәтиҗәләре, 2009 елга һәм 2011 елга кадәр булган вакытка бурычлар турында фикер алышачаклар.
Коллегиядә төп доклад белән Россиянең транспорт министры Игорь Левитин чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте