Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Айделдинов: “Казан венчур ярминкәсендә төрле төбәктән килгән компанияләр катнаша ала”
10.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы Айнур Айделдинов журналистларга 23 нче - 24 нче апрельдә Казан венчур ярминкәсен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде. Ул әлеге чараның Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе белән берлектә дүртенче тапкыр үткәрелүен искәртте.
Айделдинов әфәнде сүзләренә караганда, 15 нче мартка кадәр катнашу өчен бирелгән гаризаларның күбесе җыелып бетәчәк. Аннары хөкем чыгару комиссиясе экспонент компанияләрне билгеләү эшен башлап җибәрәчәк.
“4 нче Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен, без тикшеренүләр, конструкторлык технологияләре, инновацион җитештерү, мәгълүмати технологияләр белән шөгыльләнә торган компанияләрнең проектларын сайлап алырга телибез”, - диде Айнур Айделдинов.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул ярминкәнең үткәрелү рәвеше анда теләсә кайсы төбәк һәм илдән килгән компанияләргә катнашу мөмкинлеге бирүен әйтте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы 2009 елның сентябрендә Казанга икенче Россия технологик туры вәкилләре киләчәген хәбәр итте. Әлеге чараны оештыру белән “ТехТур” Европа Ассоциациясе шөгыльләнә. Татарстан башкаласына ИТ-индустриянең перспектив юнәлешләре өлкәсендә эшләүче потенциаль инвесторларның килүе көтелә. “ТехТур” составына керә торган компанияләр өчен Татарстанның инновацион потенциалын тәкъдир итү Казанда яңа ИТ-парк территориясендә узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте