Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов “Татарстан үрнәгендә Россия Федерациясе төбәкләрен инновацион үстерү” дигән доклад белән чыгыш ясады
07.03.2009
Икътисади кризиска күчеп бара торган глобаль финанс кризисы аркасында инновацион программалар тукталырга тиеш түгел. Җомга, 6 нчы мартта, Мәскәүдә узган “Меркурий-клуб” утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов әйтте.
Утырыш Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгый палатасы башлыгы Евгений Примаков рәислегендә узды.
Утырыш кысаларында Россия икътисадындагы инновацион алгарыш, инновацияләр кертүнең икътисади нәтиҗәсе турында фикер алышу булды; инновацион производстволарга дәүләт ярдәме күрсәтүнең дөньядагы тәҗрибәсе, капитал сайлау, җәлеп итү һәм инвестиция проектларын кертүдә региональ сәүдә-сәнәгый палаталарның роле каралды; Россия төбәкләренең төрле юнәлешләрдәге инвестицион проектлары тәкъдир ителде.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары “Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия Федерациясе төбәкләрен инновацион үстерү” дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул анда инновация проектларын финанслауның төп проблемаларын һәм аларны чишү юлларын билгеләп узды.
Моннан тыш, Борис Павлов “Татарстан Республикасының наноиндустриясен үстерү” комплекслы проектын тәкъдир итте, 2008 елда аны тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2009 елга бурычлар турында сөйләде. Әлеге проект нефть химиясендә, судно, автомобиль, машиналар төзүдә һәм авиатөзелештә сәнәгый нанотехнологияләр булдыруны күздә тота.
Утырышта катнашучылар дөньякүләм кризисның үсеш тенденцияләре, глобаль икътисади кризисның Россия икътисадына йогынтысын җиңү буенча Россия Федерациясе башкарма хакимият органнары һәм субъектларының кайбер тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.
“Хәзерге шартларда иң мөһиме – Татарстан икътисадының алдагы үсешенә ярдәм итәрлек инвестицион программаларны финанслау өчен яраклы чаралар табу”, - дип билгеләп үтте Борис Павлов. Инвестицион проектларның финанслануын чикләүгә йогынты ясый торган төп проблемалар буларак, Борис Павлов түбәндәгеләрне атап үтте: бизнесның начар оештырылуы һәм аны алга җибәрүдә бюрократик киртәләр арту, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеге түбән булу һәм хезмәт ресурсларына кытлык, кредитларның һәркем алырлык булмавы һәм сәнәгый предприятиеләр чыгымнарын бик аз киметү. Боларның барысы да кризис вакытында икътисадка тискәре йогынтыны арттыра.
“Инновацион икътисад нигезендә эшмәкәрлек субъектларының хуҗалык эшчәнлеге күләмен саклап калырга һәм стимуллаштырырга кирәк. Бу тулай эчке продукт үсешен һәм илнең хәзерге вакытта да, киләчәктә дә финанс иминлеген тәэмин итәчәк”, - диде Борис Павлов.
Утырышта Россия Федерациясенең региональ үсеш министры урынбасары Дмитрий Аратский, КПРФ Үзәк Комитеты рәисе Геннадий Зюганов, Новосибирск өлкәсе губернаторы Виктор Толоконский, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең югары суд инстанцияләрендәге вәкаләтле вәкиле Михаил Барщевский, Томск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Оксана Козловская, Мәскәү мэрының Мәскәү Хөкүмәтендәге беренче урынбасары Юрий Росляк һәм башкалар доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте