Илдар Халиков Тюрингия икътисади үсеш агентлыгы башлыгы белән очрашты
27.03.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Тюрингия федераль җиренең Икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Германия делегациясе әгъзаларын сәламләп, Илдар Халиков үз чиратында Тюрингия җитәкчелегенә, Татарстанга игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Премьер-министр билгеләвенчә, Германия республиканың төрле өлкәләрдәге төп партнерларының берсе санала.
Илдар Халиков кыскача кунакларга республика икътисадының үсеше һәм гамәлгә ашырыла торган зур проектлар турында сөйләде.
Үз чиратында Андреас Край Илдар Халиковка федераль җир премьер-министры Кристине Либеркнехт исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды.
“Без Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлеккә бик шатбыз”, диде ул.
Андреас Край сүзләренчә, делегация составына Германиянең автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 10 компания керә. Шулай ук бүгенге очрашу кысаларында медицина өлкәсендә яңа уртак проектлар турында фикер алыштылар.
Очрашу тәмамланганда Илдар Халиков барлык катнашучыларны актив эшләргә чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов