Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республика Хөкүмәте мәгълүмати ачыклыкка йөз тота”

06.03.2009

Хәзер журналистларга дөньякүләм икътисади кризиска бәйле проблемалар турында гына түгел, аны җиңеп чыгу өчен Татарстан Республикасы тарафыннан күрелә торган чаралар хакында да язарга кирәк. Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының 2008 елдагы эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының “Татмедиа” Массакүләм аралашу агентлыгы үткәргән киңәшмәдә бу турыда республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы “Татмедиа” ААҖ нең 2008 елдагы эшен югары бәяләде. Ул шулай ук, массакүләм мәгълүмат чаралары базарында “Татмедиа” ның конкурентлыгын үстерү, киләчәктә сыйфатлы мәгълүмат җиткерүне тәэмин итү өчен, акционерлык җәмгыятенең устав капиталын арттырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика Хөкүмәте үз эшчәнлеген үтә күренмәлек һәм мәгълүмати ачыклыкка йөз тотып оештыра. “Массакүләм мәгълүмат чараларының төп бурычы – тамашачы һәм укучыларга дөрес, оператив мәгълүмат җиткерү. Монда заманча мәгълүмати технологияләр – Интернет челтәре, электрон почтаның роле зур. Мәгълүмати технологияләр 2-3 ел элек без хыяллана да алмаган идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Мисалга ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эшчәнлеге турындагы фото һәм видеорепортажларны китерде. Анда журналистларның Татарстан районнарында Интернет аша дөньяның теләсә кайсы илендә булган вакыйга турында оператив мәгълүмат алуы күрсәтелгән (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы - www.prav.tatar.ru).
“Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, икътисади кризиска карамастан, бүген Татарстанда нәрсәләр тормышка ашырылуы турында язарга кирәк. Бу – күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатыннан иҗтимагый эшләр оештыру һ.б.
Республика районнарындагы журналистлар эшчәнлеген стимуллаштыру өчен, Рөстәм Миңнеханов сишәмбе саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингларын үткәрү вакытында бирелгән иң яхшы сорау өчен акчалата бүләкләүне кертергә тәкъдим итте (сорауларны брифинг барышында Интернет аша бирергә мөмкин - әлеге чара www.prav.tatar.ru порталында on-line режимда трансляцияләнә һәм Интернет челтәрен кулланучы һәркем анда кереп карый ала).
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, Татарстанның уңай имиджын формалаштыру республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларының мөһим бурычы булып тора. Моның өчен Россия һәм чит илдәге алдынгы мәгълүмати агентлыклар белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәк.
“Телевидениега, аерым алганда, ТНВ (“Татарстан – Яңа гасыр”) каналына зур ышаныч баглана. Без бүген бу каналны дөньяның төрле илләрендә караулары белән горурланабыз, аны яңа аудиторияне җәлеп итәрлек әйбәт программалар белән тутыру өстендә эшләргә кирәк. Якын арада монда балалар өчен “Яшь ТВ” дигән яңа канал барлыкка киләчәк”, - диде Миңнеханов әфәнде.
Татар телендә китап чыгару мәсьәләсе турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры аларны Интернет челтәрендә электрон рәвештә бастырырга тәкъдим итте. Ул басылып чыккан китапларны да, яңа әдәби фондны да электрон рәвешкә күчерү процедурасын өметле дип тапты.
“Таткнигофонд” электрон китапханә системасын булдыру проекты 2009 елда да дәвам итәчәк, бу - киң җәмәгатьчелекнең республикада чыгарыла торган әдәбияттан он-лайн режимда файдалана алуын тәэмин итә”, - диде ул.
“Әгәр республика Хөкүмәтенең эше мәгълүмати яктан дөрес яктыртылмаса, без тиешле уңышка ирешә алмаячакбыз. Массакүләм мәгълүмат чараларының техник җиһазланыш дәрәҗәсе һәм сезнең һөнәри осталыгыгыз бүген бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирә”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
“Татмедиа”ның генераль директоры Марат Моратов үзенең чыгышында түбәндәгеләрне хәбәр итте: Татарстан территориясендә 1292 массакүләм мәгълүмат чарасы (шул исәптән 968 - басма, 316 – электрон) теркәлгән. Массакүләм мәгълүмат чараларының 60 % ка якыны даими нигездә эшли.
Газета-журналларга язылу нәтиҗәләре буенча, 2009 елның беренче яртысына татарстанлылар 1 млн. 650 мең басмага язылганнар. Икътисади кризис аркасында, федераль басмаларга язылу – 50 % ка, республика басмаларына – 6 % ка кимегән.
Марат Моратов сүзләренә караганда, сертификатлы массакүләм мәгълүмат чараларының күбесе Татарстанда (Россия буенча барлыгы 750 басмага сертификат бирелгән, шуларның 130ы – Татарстанда).
“Татмедиа”ның генераль директоры Казанда җәйге Универсиада-2013 не яктыртып бара торган матбугат үзәгенең нинди булачагы турында инде бүгеннән үк уйлана башларга тәкъдим итте (бу вакыйга дөньяның төрле илләреннән килгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен кызыксындырыр дип көтелә).
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәис урынбасары – Татарстан Республикасы Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте