Россия студентлар спорт союзы башлыгы Олег Матыцин Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка Харбиндагы 2009 ел кышкы Универсиадасына Россия җыелма командасын әзерләү һәм анда катнаштыруга өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде
06.03.2009Россия студентлар спорт союзы президенты Олег Матыцин Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны Россия җыелма командасының Кытайдагы кышкы Универсиада программасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлады.
5 нче мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменә килгән телеграммада шул турыда әйтелә.
Россия студентлар спорт союзы башлыгы Олег Матыцин 2009 елда Харбинда үткәрелгән XXIV Бөтендөнья кышкы Универсиадасы программасындагы ярышларга Россия җыелма командасын әзерләү һәм анда катнаштыруга өлеш кертүе өчен, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә шәхсән рәхмәт белдерде.
Шуны искәртик: Харбиндагы кышкы Универсиадада Татарстан Республикасыннан
утыз ике спортчы катнашты, шуларның 31е медаль белән кайтты.
Россия җыелма командасы Харбиндагы кышкы Универсиададан барлыгы 51 медаль (18 алтын, 14 көмеш) алып кайтты.
2009 елның XXIV Бөтендөнья кышкы Универсиадасы 18 нче – 28 нче февраль көннәрендә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте