Татарстанда “Quinn Group” компаниясе (Ирландия) акчасына торгызыла торган логистик үзәк проектының беренче этабын ачу тантанасы узачак

04.03.2009

Татарстан Республикасы территориясендә торгызыла торган логистик үзәк проектының беренче этабын тантаналы рәвештә ачу 9 нчы мартка билгеләнгән. Бүген Дублиндагы (Ирландия) Россия – Ирландия бизнес-форумы барышында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы форумда катнашучылар алдында Татарстанның икътисади хәле һәм аның инвестицион мөмкинлекләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан территориясендә логистик үзәк төзү кебек зур проект эшләнүен әйтте. “Проектны “Quinn Group” компаниясе тормышка ашыра (“Quinn Group” компаниясе Россиянең иң зур инвестицион партнерларыннан берсе булып тора). “Quinn Group” компаниясенең проектка керткән инвестицияләре якынча 100 млн. доллар тәшкил итте”, - диде Татарстан Премьер-министры. Ул кичә, 3 нче мартта, “Quinn Group” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу һәм сөйләшүләр барышында Татарстанда логистик үзәк проектының беренче этабын ачу турында килешү төзелүен билгеләп үтте.
“Киләчәктә без бу проектны Татарстанда да киң җәелдереп җибәрәчәкбез”, - дип ышандырып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов 10 мартта Мәскәүдә “Sepam” Ирландия компаниясе һәм Татарстандагы “Татнефть” нефть чыгару компаниясе вәкилләренең үзара ярдәм итешү һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре турындагы киңәшмәсе булачагын хәбәр итте.
“Sepam” компаниясе алдынгы технологияләр базарында автоматлаштыру өлкәсендә (автомат контроль-исәпләү системалары, технологик, фәнни-тикшеренү эшкәртмәләре) күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте