Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Ирландиянең эшмәкәрлек, инновацион һәм инвестицион активлылыкны стимуллаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе безнең өчен кызыклы”
04.03.2009
Бүген, 4 нче мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласы Дублинда бара торган Россия-Ирландия бизнес-форумында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы форумда катнашучыларга Россиянең Европа өлешендә урнашкан республиканың Россия Федерациясендә икътисади яктан аеруча тотрыклы һәм киң үсеш алган төбәк булып торуын әйтте.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның уртача еллык икътисади үсеш темплары соңгы биш елда 7,5 % тан артып китүен һәм дөньякүләм икътисади кризис башланган 2008 елда да 7 % тан югары булуын хәбәр итте.
“Татарстан икътисадының төзелеше гомумән Россия икътисады төзелешенә шактый якын тора, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Республикага танылу китергән һәм аның конкурентлыгын тәэмин итә торган төп кластерлар – нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, шулай ук машина төзелеше, энергетика һәм авыл хуҗалыгы.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән Ирландия арасында уртаклыклар күп – мәсәлән, халык саны һәм территория мәйданы, бай тарих, үзенчәлекле хезмәт культурасы буенча бу ике ил арасында аермалар юк диярлек.
“Иң мөһиме – икътисадларыбыз бер-берсен тулыландыра, бу турыдан-туры икеяклы хезмәттәшлекне җайга салуга китерә. Шул ук вакытта үзара ярдәм итешеп эшләү мөмкинлегеннән без яхшырак та файдалана алыр идек”, - диде ул.
Татарстан Премьер-министры фикеренчә, инновацияләр һәм югары технологияләр өлкәсендә бу уртак белем бирү программаларын, проект һәм инвестицияләрне тормышка ашыруда чагылырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов 2013 елда Казанда җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек мәсьәләсенә җентеклерәк тукталды.
“2013 елга кадәр без 29 спорт корылмасын һәм Универсиада авылын төзеп бетерергә тиешбез. Бу - Казанда 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә бәйле зур проект, һәм, әлбәттә, без дөнья тәҗрибәсен, шул исәптән Ирландиянекен дә өйрәнергә телибез. Әлеге визит барышында безнең белгечләребез Ирландиядә төзелә торган заманча стадион проекты, башка спорт объектлары белән танышалар,” - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан территориясендә логистик үзәк кебек зур проект эшләнүе турында искәртте. Проектны “Quinn Group” компаниясе тормышка ашыра (“Quinn Group” компаниясе Россиянең иң зур инвестицион партнерларыннан берсе булып тора).
Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, кичә, 3 нче мартта, “Quinn Group” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу һәм сөйләшүләр барышында 9 нчы мартта логистик үзәк проектын тормышка ашыруның беренче этабын ачу тантанасын үткәрү турында килешкәннәр. “Quinn Group” компаниясенең проектка керткән инвестицияләре якынча 100 млн. доллар тәшкил иткән. “Киләчәктә без бу проектны Татарстанда да киң җәелдереп җибәрәчәкбез”, - дип ышандырып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
“Авыр икътисади һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә ирешкән уңышлары өчен, Ирландияне лаеклы рәвештә “яшел юлбарыс” дип атыйлар. Шуңа күрә сезнең илнең эшмәкәрлекне, инновацион һәм инвестицион активлыкны стимуллаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе Татарстан өчен аеруча кызыклы”, - диде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Премьер-министры Россия-Ирландия бизнес-форумының озак вакытлы партнерлык һәм хезмәттәшлек өчен кирәкле нигез булдырачагына һәм перспективаларны реаль эш һәм проектларга әверелдерәчәгенә ышаныч белдерде.
Дублиндагы форумда Ирландиянең чит ил эшләре министры, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәис урынбасары – Россия делегациясе җитәкчесе Дмитрий Козак доклад белән чыгыш ясады.
Соңрак “Россия төбәкләре. Бизнес өчен мөмкинлекләр” дигән семинар кысаларында Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир итте.
Бүген кич белән Татарстан делегациясенең Дублиннан Казанга кайтуы көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте