Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов: “Спорт өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлек Татарстан яшьләренең сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга ярдәм итә”

04.03.2009

Кичә, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе башкарма комитеты президенты Борис Павлов рәислегендә Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә Россия Чирәмдәге хоккей Федерациясе президенты Сергей Чеченков җитәкчелегендә башкарма комитет әгъзалары, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан Республикасы “Динамо” Физкультура-спорт оешмасының рәис урынбасары Салават Гайсин, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрының урынбасары, “Динамо-Казан” чирәмдәге хоккей буенча ир-атлар клубы вице-президенты Фоат Зиннуров катнашты. Утырышта шулай ук “Динамо-Казан” һәм “Динамо-Идел” Казан командаларының баш тренерлары Араик Маргарян һәм Сергей Челнов, клублар һәм “Динамо” Республика балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервының махсуслашкан спорт мәктәбе җитәкчеләре бар иде.
Утырышта катнашучылар бик күп мәсьәләләр, шул исәптән хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча Челендж 2 Чакырылышының 1 нче Кубогы ярышларын, иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында 2011 елгы Европа Чемпионатын үткәрү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне ачканда, Борис Павлов түбәндәгеләрне искәртеп үтте: Казанның Универсиада-2013 не үткәрү өчен барган көрәштә җиңү яулавына һәм бу ярышлар программасына чирәмдәге хоккей кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының Чирәмдәге хоккей Федерациясе алдына яңа бурычлар куела. Россия Чирәмдәге хоккей Федерациясе карары нигезендә, 2009 елның 21 нче – 27 нче июнендә Казанда хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча Челендж 2 Чакырылышының 1 нче Кубогы ярышларын үткәрү планлаштырыла. Турнирда Европаның 8 иң көчле командасы – Бельгия, Ирландия, Чили, Голландия Антил утраулары, Һиндстан, Украина, Канада һәм Россия командалары катнашачак.
Сергей Чеченков үзенең чыгышында 2013 елгы Олимпиада алдыннан чирәмдәге хоккей буенча ир-атлар командасының Уильемста (Великобритания) узачак Европа Чемпионатына инде әзерләнә башлавын әйтеп китте. Милли командага Татарстаннан 3-4 кандидат керәчәк. Шушы көннәрдә команда халыкара турнирга чыгып китәчәк, анда Германия, Көньяк Африка Республикасы һәм Россия катнашачак.
Республиканың беренче вице-премьеры 2009 елның Россиядә Яшьләр һәм спорт елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. “Иманым камил: спорт өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлек яшьләр арасында бер-береңне хөрмәт итү, толерантлык хисләре булдыруга, Татарстан яшьләренең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә. 2013 елда Бөтендөнья Универсиадасын үткәрү куелган максатларга ирешергә ярдәм итү чарасы булып тора”, - диде ул.
“Республика җитәкчелеге профессиональ һәм массакүләм спортка, спорт инфраструктурасын үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирә. Казанда берничә тапкыр зур халыкара гомумроссия чемпионатлары һәм турнирлары үткәрелде. Соңгы берничә елда гына да башкалада өч Дөнья чемпионаты, Чирәмдәге хоккей буенча Европа чемпионаты, волейбол буенча Европа беренчелеге һәм башка ярышлар узды. Мондый абруйлы ярышларны еш үткәрү балалар һәм яшүсмерләр спортын, шулай ук республикада моның өчен кирәкле спорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә, бу, үз чиратында, Россиядә һәм дөньяда Татарстан статусын саклау һәм ныгыту өчен нигез булып тора”, - дип билгеләп үтте Борис Павлов.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча агымдагы елның җәендә Казанда Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе Кубогына Халыкара турнир үткәрү турында карар кабул ителде.