Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча хөкүмәтара Россия-Ирландия комитетының 7 нче утырышында катнаша
03.03.2009
Бүген, 3 нче мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Ирландиягә китте.
Әлеге сәфәрдә Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәис урынбасары Дмитрий Козак җитәкли.
Гомумән алганда, визит барышында Россия-Ирландия икътисади хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Бүген Дублинда (Ирландия Чит ил эшләре министрлыгының киңәшмәләр залы) Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча хөкүмәтара Россия-Ирландия комитетының җиденче утырышы булачак. Аның нәтиҗәләре буенча беркетмәгә кул кую көтелә.
Моннан тыш, 3 нче мартка Дмитрий Козакның Ирландия президенты Мэри Макалис белән очрашуы билгеләнгән.
Иртәгә, 4 нче мартта, Дублинда Россия-Ирландия бизнес-форумы ачылачак. Анда Ирландиянең чит ил эшләре министры, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәис урынбасары Дмитрий Козак һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте