Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Япония шәһәр территорияләрен реконструкцияләү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышты.
Токио шәһәр субүзәкләре буйлап йөрү Одайбо ясалма утравы районыннан башланды, аны шәһәр чүп-чарын кулланып су өстенә корганнар. Одайбо хәзер – башкаланың торак һәм офис төзелеше өчен иң таләп ителә торган урыны.
Аннары Иокогамага (Токиодан30 км) килгәч, Татарстан делегациясе Минато-Мирай районын карап чыкты, ул – иске сәнәгать корылмасын, элеккеге сәүдә портын һәм сәнәгать базасын уңышлы модернизацияләү үрнәге. Бик тиз үсә торган Минато-Мирайда күргәзмә, күңел ачу һәм сәүдә комплекслары, эре фирмаларның офислары, кунакханәләр, эшлекле үзәкләр тупланган.
Татарстан Президенты Минато-Мирай районында урнашкан берничә объектта булды. Шулар арасында – «Landmark Tower» - Иокогаманың иң биек бинасы һәм ул Япониядә биеклеге буенча өченче урында тора (296 м).
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» индустриаль музеена керде. Музейда алты зона бар: аэрокосмик, океан, транспорт зоналары, көндәлек ачышлар зонасы, әйләнә-тирә мохит зонасы, энергетика һәм технологик эзләнүләр зоналары. Һәр зонада соңгы инновацион эшләнмәләрнең модельләре белән танышырга мөмкин.