Татарстан Министрлар Кабинетында “Казан” халыкара аэропортын төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

28.02.2009

Кичә, 2009 елның 27 нче февралендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара аэропортын яңарту һәм “Татарстан” авиакомпаниясен үстерү мәсьәләләре буенча чит ил компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда чит ил делегациясен “Химимпорт” ААҖ нең болгар холдингы, Болгариянең “Bulgaria Air” һәм “Bulgaria Aviation Groupe” авиация предприятиеләре, “Fraport Airport Services Worldwide” алман компаниясе, PricewaterhouseCoopers аудиторлык компаниясе, “Dorsch Gruppe” алман проект компаниясе тәкъдим итте.
Сөйләшүләр барышында “Казан” халыкара аэропортының гамәлдәге объектларын төзекләндерү һәм яңаларын төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, болар барысы да аэропортка авиахезмәтләр базарында алдынгы урыннарны алу, бөтен халыкара стандартларга җавап бирү мөмкинлеге бирәчәк, Казанда Универсиада-2013 не үткәрү алдыннан моның әһәмияте бик зур.
Очрашуда шулай ук “Татарстан” авиакомпаниясен үстерү, гамәлдәге самолет паркын яңарту мәсьәләләре дә каралды. Бүгенге көндә авиакомпаниягә ике Боинг самолеты бирелгән, яз айларында тагын өч Боинг самолетының кайтуы көтелә.