Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республика икътисады транспорт инфраструктурасының товар җитештерүчеләребезне үз хезмәтләре белән тәэмин итүгә ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле”
27.02.2009
Бүгенге көндә гражданнар тимер юл транспортында яхшы сервис алу, билгеләнгән урынга вакытында барып җитү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, һәм Ютазы районындагы төзекләндерелгән тимер юл вокзалы күптән планлаштырылган объектларның берсе булып тора. Бүген шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә капиталь ремонттан соң вокзал бинасын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан – территориясендә берьюлы ике тимер юл (Куйбышев һәм Горький тимер юлы) урнашкан федерация субъектларының берсе, һәм бу - төбәк өчен бик сирәк күренеш. Ул әлеге икътисади зонада бик күп зур проектлар тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
“Тимер юлының нәтиҗәлелеге күп очракта төбәк икътисадының үсеш дәрәҗәсенә бәйле була, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ә Татарстан Республикасы икътисады, үз чиратында, транспорт инфраструктурасының җитештерү өлкәсен һәм товар җитештерүчеләребезне үз хезмәтләре белән тәэмин итүгә ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле”.
“Урыссудагы вокзалга капиталь ремонт ясау әллә кайчан планлаштырылган иде, һәм аның ачылуын без күптән көттек, чөнки объект Кама аръягында яшәүчеләр өчен бик кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Моннан тыш, бүген Ютазы муниципаль районында булганда, Рөстәм Миңнеханов районда башка яңа объектларның барлыкка килүенә уңай бәя бирде һәм әлеге төбәкнең киләчәктә дә уңышлы үсәчәгенә ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте