Урыссуда тимер юл вокзалын ачу

27.02.2009

2009 елның 27 нче февралендә шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә капиталь ремонттан соң төзекләндерелгән тимер юл вокзалы ачылды. Республиканың Ютазы районындагы станцияне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Куйбышев тимер юл вокзалы башлыгы Сергей Кобзев һәм Ютазы районы башлыгы Алмас Сәхәпов катнашты.
Төзекләндерелгән тимер юл вокзалын ачканда, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың төбәк өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте, чөнки Кама аръягында зур икътисади проектлар тормышка ашырылып килә. Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук авыр йөк автомобильләрен ташу тармагын үстерү хәзерге икътисади авырлыкларга карамастан дәвам иттереләчәген ассызыклап үтте.
1955 елда төзелгән вокзал күптән капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Куйбышев тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы һәм Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты арасында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендәге вокзалга капиталь ремонт ясауны бергә финанслау турындагы килешүне тормышка ашыру аркасында, кыска вакыт эчендә зур төзелеш-монтаж эшләре үткәрелде. Хәзер вокзалның 487,7 кв.м. гомуми мәйдандагы яңа кирпеч бинасында, уңайлы көтү залыннан тыш, медицина пункты һәм милиция бүлеге урнашкан. Вокзал Куйбышев тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалының Бөгелмә гражданлык корылмалары, су белән тәэмин итү һәм су бүлү дистанциясе балансында тора. Объектка ремонт ясау 18,138 млн. сумга төшкән. Вокзалга ремонт ясау бердәй нигездә финансланган: Куйбышев тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте 9,069 ар млн. сум биргәннәр.