Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фондыннан капремонт өчен 4,71 млрд. сум алды

25.02.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды арасында 2008 елның 15 нче апрелендә төзелгән шартнамәнең өстәмә килешүенә кул куелды. Аның нигезендә республика, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен, Фондтан 4,71 млрд. сум алачак.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Константин Цицин кул куйды.
Татарстан 2008 елда ясалган капремонт нәтиҗәләре турында Россия төбәкләреннән беренче булып хисап бирде, 2009 елга гариза тәкъдим итте һәм бүген Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды белән 2009 елга капремонт программасын финанслау турында килешү төзегән беренче Россия Федерациясе төбәге булды.
2009 елда Татарстан Республикасындагы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасын финанслауга 9,7 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 4,71 млрд. сум – Фонд акчасыннан; 3,45 млрд. сум – республика бюджетыннан; 1,1 млрд. сум – җирле бюджетлардан алынган; 486 млн. сум – йорт хуҗаларының акчасы. Гомуми мәйданы 7,9 млн. кв. метр булган 2 мең 344 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Килешүгә кул кую тантанасыннан соң, эш визиты белән Казанга килгән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Козак журналистларга 2009 елда Татарстан Республикасы торак фонды капиталь ремонт ясау программасының Россия төбәкләре арасында иң зурысы булып торуын әйтте. Дөньякүләм финанс кризисына карамастан, 2009 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды тарафыннан финанслану күләме кимемәячәк.
Минтимер Шәймиев Татарстанда 2008 елда тормышка ашырылып, 2009 елда дәвам иттерелә торган капиталь ремонт ясау программасының зур социаль мәгънәгә ия булуын ассызыклап үтте: ул күп кешеләргә яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Быел аның күләме тагын да арттырылачак. Шул ук вакытта, бу кризиска каршы тору программасы да булып тора, чөнки ул төзелеш тармагында күп эш урыннары булдыра. Республика капремонтка бүлеп бирелгән зур күләмдәге акчаны тиешле максатларда файдаланырга әзер.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын ике ел буе тормышка ашыру дәвамында ремонт ясалырга тиешле фатирларның 30 проценты төзекләндереләчәк, ә анда яшәүче кешеләр яшәү шартларын шактый яхшыртачак.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы