Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышы 20 мартта узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Утырышны ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый тормышында булган кайбер вакыйгаларга тукталып узды. Парламент башлыгы үзенең Түбән Новгородка булган эш сәфәре хакында да мәгълүмат бирде. Ул анда Түбән Новгород өлкәсенең Закон чыгару җыены вәкилләре һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашкан. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Михаил Бабич Татарстан парламентының Украинада һәм Кырымда булган киеренкелекне йомшарту максатында кылган гамәлләрен югары бәяләгән.
IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 49 нчы утырышында депутатлар 46 мәсьәлә караячак, шул исәптә Татарстан Республикасының 18 закон проекты бар.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент утырышында “Россия Федерациясендә инновация эшчәнлегенә дәүләт ярдәме турында” 495392-5 номерлы федераль закон проектын карауны тизләтү тәкъдиме белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга һәм “Сугыш балалары” статусын һәм гражданнарның күрсәтелгән категориясенә социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре каралачагын да хәбәр итте.
Шулай ук “Мәдәният елы кысаларында Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсен үстерү перспективалары турында хөкүмәт сәгате узачак. Моннан тыш, шул көнне парламентарийлар ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад тыңлаячак.