Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов наноиндустрияне үстерү буенча ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде
23.02.2009
Шимбә, 21 нче февральдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов наноиндустрияне үстерү буенча ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Киңәшмәдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең инвестицион эшчәнлек буенча идарә итүче директоры Дионис Гордин катнашты.
Борис Павлов 2008 елда наноиндустрия үсешенең төп нәтиҗәләрен һәм 2009 елга бурычларны атап үтте. Ул Татарстан Республикасы Президентының 2009 - 2013 елларга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын төзүне, “Халыкара нанотехнологияләр үзәге” исемле тиңе булмаган комплекслы төбәкара проектны эшләп чыгу һәм тормышка ашыруны (Идел буе Федераль округы кысаларында) хуплавын искәртте.
Татарстанның беренче вице-премьеры инновацион проект һәм программалар глобаль финанс кризисы аркасында тукталырга тиеш түгел дип саный. Хәзерге шартларда иң мөһиме – аларны финанслау өчен яраклы инструментлар табу. Болар Татарстан икътисадының киләчәктәге үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Инвестицион проектларның финанслануын чикләүгә йогынты ясый торган төп проблемалар буларак, түбәндәгеләрне атап үтәргә мөмкин: бизнесның начар оештырылуы һәм аны алга җибәрүдә бюрократик киртәләр арту, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеге түбән булу һәм хезмәт ресурсларына кытлык, кредитларның һәркем алырлык булмавы һәм сәнәгый предприятиеләр чыгымнарын бик аз киметү.
Үз чиратында, Дионис Гордин республикадагы фәнни потенциал, алга киткән инфраструктура һәм төзелгән технопаркларның Татарстанга Россиядә наноиндустрияне үстерүдә лидерларның берсе булу мөмкинлеге бирүен, ләкин, бөтен нәрсәгә берьюлы тотынмыйча, игътибарны аеруча өметле һәм инде эшләнгән төп проектларга юнәлтергә, аларны “бердәм тәрәзә” аша чыгару системасын булдырырга кирәклеген билгеләп үтте. Димәк, финанслауга ярдәм итү өчен, проектларны финанс үсеш институтларына җибәрүнең нәтиҗәлелеге артачак. “Республикада эшкуар һәм сәясәтчеләрнең тыгыз бәйләнештә торуы карарларның кыска вакытта кабул ителүенә ярдәм итә, ләкин Татарстан Республикасы проектлары буенча документларның сыйфатын һәм эшләнешен арттырырга кирәк”, - диде Дионис Гордин. Ул шулай ук “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Анатолий Чубайсның Казанга элек планлаштырылган визиты мартның өченче декадасына билгеләнүен хәбәр итте.
Утырышта катнашучылар бик күп мәсьәләләр, шул исәптән Татарстан Республикасы наноиндустрияне үстерү буенча ведомствоара эшче төркеменең 2009 елга эшлекле тәкъдимнәре, “Гамәли оптика дәүләт институты” фәнни-җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесенең инвестицион проектында нанотехнологияләр куллану һәм “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең аны финанслауда катнашуы өчен гариза бирү, Татарстан Республикасы наноиндустриясе буенча проектлар каталогын чыгару һ.б. турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте