Рөстәм Миңнеханов: “Чистай безне үзенең инновацион технологияләре белән таң калдыра”
21.02.2009
Бүген Татарстанның Чистай муниципаль районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чистай бизнес-инкубаторын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов, “Восток” Чистай сәгать заводының генераль директоры Владислав Цивилин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Татарстанның Сәүдә-сәнәгый палатасы башлыгы Шамил Агеев һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Чистай безне үзенең инновацион технологияләре белән таң калдыра, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без сезнең уңышларыгызга һәм Чистайның Татарстан Республикасының инновацион мәйданчыгы булып торуына шатланабыз”.
Вячеслав Козлов бизнес-инкубатор ачылуны Чистайда яшәүчеләр өчен истәлекле вакыйга дип атады. Район башлыгы шулай ук, бизнес-инкубаторларны җәелдерү проектын тормышка ашыруга ярдәм итүе өчен, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтик: “Чистай шәһәренең бизнес-инкубаторын төзү һәм үстерү” проектын тормышка ашыру 2007 елда, Татарстанның кече эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тормышка ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча Россия Икътисади үсеш министрлыгы үткәргән конкурста җиңүеннән соң башланып китә. Проект инициаторлары – “Восток” Чистай сәгать заводы” ААҖ һәм Чистай муниципаль районы башлыгы. Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты проектны тормышка ашыруда вәкаләтле орган булып тора.
Проект бердәй нигездә федераль һәм республика бюджетлары акчасына финанслана. Бизнес-инкубаторга кертелгән бюджет инвестицияләренең гомуми күләме - 30 миллион 120 мең сум. “Восток” заводы территориясендә урнашкан бизнес-инкубаторның гомуми мәйданы 2140 квадрат метр тәшкил итә. Монда 130 эш урыны булдырылачак. Инкубатор резидентлары булачак кече эшмәкәрлек субъектларының саны 40 ка җитәр дип көтелә, хәзерге вакытта монда 17 предприятие – “Восток” фәнни-техник үзәге, “Русские часы плюс”, “Плутон-плюс” һәм башкалар кергән.
Чистай бизнес-инкубаторы приборлар төзү өлкәсендә яңа гына эшли башлаган кече эшмәкәрлек субъектларына ташламалы шартларда хезмәт күрсәтәчәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Тимур Шаһивәлиев аңлатып үткәнчә, эшли башлауның беренче елында инкубатор резидентлары булган кече эшмәкәрлек субъектлары аренда өчен базар бәясенең 40 процентын (бер квадрат метрга 200 сум), икенче елында – 60 һәм өченче елында 100 процентын түләячәк.
Үз чиратында, Владимир Цивилин инкубаторның Татарстан Республикасындагы алдынгы техник югары уку йортлары һәм төбәкнең сәнәгый предприятиеләре, беренче чиратта, “Восток” заводы белән тыгыз бәйләнештә эшләячәген ассызыклап үтте. “Яңа идеяләр тудыру белән шөгыльләнүче район яшьләре бизнес-инкубатор территориясендә эшләргә омтыла”, - диде В.Цивилин. Мәсәлән, монда кооперация механизмы булдырылган. Ул Чистай сәнәгый предприятиеләрендәге производство практикасында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өметле студентларга, кече предприятиеләр оештырып, бизнес-инкубаторда урнашу, төбәкнең зур оешмалары өчен эшләнмәләр уйлап табу һәм җитештерү мөмкинлеге бирәчәк.
“Яшьләргә, аренда өчен аз гына түләп, инкубатор территориясендә эшләү һәм үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирдек”, - диде ул. Аерым алганда, В.Цивилин сәләтле яшьләр тарафыннан инде яңа командир сәгатьләре ясалуын билгеләп үтте.
Кече эшмәкәрлек субъектлары өчен төзелгән яңа бизнес-инкубаторны (республика территориясендә алар бишәү) карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов күргәннәреннән канәгать калды. Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы журналистларга биргән интервьюсында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Монда булдырылган инновацион мәйданчыкта яшьләр үзләрен күрсәтә алачак. Иң мөһиме – инкубаторларны фән белән җитештерү кушылган урында ачарга кирәк. Төрле мәйданчыклар бар, ләкин аларның барысы да нәтиҗәле эшли дип әйтә алмыйм. Ә монда, иманым камил, нәтиҗә булачак”.
“Чистай бизнес инкубаторы иң уңышлы инновацион мәйданчыкларның берсе булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы