ТР Министрлар Кабинеты утырышы on-line режимында трансляцияләнәчәк

03.03.2014

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын трансляцияләү бүген, 2014 елның 3 мартында ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) оештырыла.

Утырыш, ТР Министрлар Кабинеты белән муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзалануга багышланган.

Бу чара ТР Хөкүмәте Йортында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә уза.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төп доклад ясаячак, дип көтелә.

Интернет челтәреннән файдаланучылар ТР Министрлар Кабинеты утырышында виртуаль катнашучы була алалар.
Бу чара көндезге сәгать 2 дә башлана.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.