Узган елда Татарстан Республикасында туучылар саны иң югары дәрәҗәгә җиткән

16.02.2009

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тармакның узган елдагы эшенең төп нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлары турында Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сөйләде.
Ул узып киткән елның, гомумән алганда, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. “Узган елда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү зур үсеш алды. Бик күп кызыклы проектлар тормышка ашырылды. Бәлки, аларның нәтиҗәсе хәзер үк күренмәс, ләкин бу проектлар, һичшиксез, сәламәтлек саклау өлкәсенең конкурентлылыгын арттырачак”, - диде Айрат Фәррахов.
Узып киткән елны министр иҗади проектларга бай ел дип атады, чөнки бу елда министрлык, сәламәтлек саклау органнары һәм учреждениеләре Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте куйган бурычны – халыкның сәламәтлек дәрәҗәсен арттыру бурычын тормышка ашыру өчен, искиткеч зур эш башкара.
Узган елда эшчәнлекнең бөтен юнәлешләренә федераль бюджеттан 4 млрд. 185 млн. сум бирелгән була. Дәүләт гарантияләре программасын финанслау, 29 процентка артып, 19 млрд. 354 млн. сум тәшкил иткән. Программа тулысынча үтәлгән: 805 мең авыруга түләүсез стационар ярдәм күрсәтелгән. Якынча 150 мең хирургик операция ясалган.
Гаилә елында Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, 3,5 меңгә күбрәк бала туган (барлыгы 44350). Туучылар саны 8,4 процентка арткан. 1992 елдан бирле бу – иң зур күрсәткеч.
Балалар арасында үлүчеләр санын киметү буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән. Узган елда ул 23 процентка кимегән. Безнең республикада балалар арасында үлүчеләр саны - Идел буе федераль округында һәм Россиядә иң түбәне.
Татарстанда әниләр арасында үлүчеләр саны, хезмәткә яраклы кешеләрнең онкологик авырулар белән авыру күрсәткечләре дә стабильләште.
Узган ел медицина хезмәткәрләренең эш хакы да арттырылган. 2008 елда сәламәтлек саклау бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача айлык эш хакы 10598 сум булган.
Районара кан тамырлары үзәкләре төзү һәм аларның эшен оештыру узган елдагы иң зур казанышларның берсе булды. Шул рәвешле республикада каты авырулар вакытында медицина ярдәме күрсәтүнең яңа моделе формалашты. Чистай, Буа, Арча һәм Әлмәттә ачылган кан тамырлары үзәкләре муниципаль сәламәтлек саклау өлкәсенең үсешенә дәлил булып тора. Алар безнең меңнәрчә гражданнарыбызның тормышын саклап калырга ярдәм итә.
Шуның белән бергә, инсультлар вакытында халкы белгечләр ярдәмен тулысынча ала алмаган берничә муниципаль берәмлек калган. Бу - Яшел Үзән, Теләче, Саба һәм Норлат районнарында яшәүчеләр. Шуңа бәйле рәвештә, министр республика Хөкүмәте башлыгыннан министрлыкның югарыда күрсәтелгән районнарда кан тамырлары үзәкләрен ачу турындагы тәкъдименә теләктәшлек күрсәтүен үтенде.
Айрат Фәррахов коллегиядә әлеге тармакта хезмәт өчен түләүнең тармак системасына күчү буенча әзерлек эшләре үткәрелүен әйтте. “Без моны киләчәктә медицина сыйфатын арттыруның иң мөһим инструменты дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте ул.
“Әмма бергә фикер алышуны һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә каралуны таләп итә торган проблемалар да бар”, - дип өстәде министр. Үлүчеләр санын киметү иң мөһим бурыч булып тора. Кайбер районнарда үлүчеләр саны республикадагы уртача күрсәткечләрдән бер ярымга артып китә. Авылда үлүчеләр саны шәһәрдәгедән 30 процентка югарырак, ә хезмәткә яраклы ир-атлар арасында үлү очраклары, хатын-кызлар арасындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, биш тапкыр артыграк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләрнең 67 проценты үз өйләрендә үлгән. Үлү куркынычы тудыра торган төп факторлар – алкоголь куллану, югары артериаль кан басымы, тәмәке тарту, холестеринның күп булуы.
“Дарулар белән тәэмин итү буенча бу ел бик авыр булачак, чөнки Россия базарындагы медикаментларның 85 проценты – читтән кертелгән препаратлар. Шул ук вакытта хәзердән үк алдынгы тәэмин итүчеләр белән чыгымнарны һәм югары технологияле продукцияне үзәкләштерү буенча сөйләшүләр алып барыла”, - диде министр.
Агымдагы елга билгеләнгән планнар турында сөйләгәндә, Айрат Фәррахов министрлык, сәламәтлек саклау органнары һәм учреждениеләренең Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында оештырыла торган чараларда актив катнашачагын әйтте.
“Быел профилактик эшкә зур игътибар биреләчәк. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 65 яшьтән дә өлкәнрәк булган авыл кешеләренә өстәмә диспансеризация үткәрү программасы әзерләнде. Аны тормышка ашыруга дигән акча 2009 елга дәүләт гарантияләре программасында каралган”, - диде ул.
Коллегиягә йомгак ясап, республика Хөкүмәте башлыгы түбәндәгеләрне әйтте: быел булачак икътисади кыенлыкларга карамастан, пациентларны аерым-аерым исәпкә алу системасын оештыру һәм аны “Электрон Татарстан” мәгълүматлар базасына тоташтыру, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәген булдыру эше дәвам итәргә тиеш.
“Агымдагы елда зур инвестицион проектлар туктатылып торачак, ләкин югары технологияле дәвалау учреждениеләре һәм, гомумән, сәламәтлек саклау системасы эше буенча билгеләнгән нәрсәләр дәвам иттереләчәк”, - дип ышандырды ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хосусый-дәүләти партнерлык белән бәйле проектларга теләктәшлек күрсәтүләрен үтенде. “Хосусый-дәүләти партнерлыктан башка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү бик авыр булачак”, - дип ассызыклады ул.
Агымдагы елда дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә Премьер-министр аерым тукталып үтте. “Акча чикләнгән, шуңа күрә сатып алуларның нәтиҗәле һәм үтә күренмәле системасы гына ситуацияне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.
Чыгыш ахырында республиканың Хөкүмәт башлыгы бу ел министрлык өчен иҗади планнарга бай ел булыр һәм алдан билгеләнгән параметрлар үтәлер дигән ышаныч белдерде.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы