Якындагы ике айда Татарстанда 4 мең эшче эштән чыгарылачак
13.02.2009
Бүгенге көндә Татарстанда 42 меңнән артык кеше тулы булмаган эш көнен генә эшли. Эш бирүчеләр аркасында эшсез торучылар саны 26 меңгә җиткән.
Бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шундый саннар китерде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Түләүсез отпускта булган эшчеләр саны 3 меңгә җиткән. ”Эшли торган халыкның 70 меңнән артыгы эштән чыгарылу алдында тора. Узган чәршәмбегә алынган мәгълүматларга караганда, аларның 33 меңе “КАМАЗ” ААҖ предприятиеләренә туры килгән. Ләкин кичәге көннән ситуация үзгәргән һәм, “КАМАЗ” мәгълүматларына караганда, төп производствода эшләүчеләр эшкә чыккан. 16 нчы февральдә “КАМАЗ”ның бөтен эшчеләре эш урыннарында булачак”, - дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова.
Ул республиканың кайбер предприятиеләре буенча статистик мәгълүматлар китерде. Әйтик, Казан авиация җитештерү берләшмәсендә 1000 гә якын кеше тулы булмаган эш көне эшли, Яр Чаллыдагы ячейкалы бетоннар заводында – 800 кеше, “ЕЛАЗ”да – 700 дән артык кеше, Азнакайдагы “ННК-Геофизикада” - 630 кеше, Әлмәттәге “Алнас” заводында – 556 кеше, “Электроприбор”да – 465 кеше, дары заводында – 50 дән артык кеше.
11 нче февральдә эш белән тәэмин итү үзәгенә 835 предприятиедән ябылу яки штатны кыскарту аркасында кешеләрне эштән чыгару турында мәгълүмат бирелгән. Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мониторинг алып бара башлаганнан бирле, эштән чыгарылу алдында торучы кешеләр саны 9 меңгә җиткән, аларның 5 меңен инде эштән чыгарганнар. Шулай итеп, якындагы ике айда тагын 4 мең кеше эштән чыгарылачак.
“Эшсезлекнең артуы борчуга сала башлады. 11 нче февральгә алынган мәгълүматларга караганда, республика буенча теркәлгән эшчеләр саны инде 38 меңгә җиткән. Узган атнада эшсезләр саны 3 меңгә арткан. Эшсез калган кешеләрнең 60 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: эшсезләрнең һәр өченчесе – 30 яше дә тулмаган яшь кеше”, - дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова. Кешеләрнең 18 проценты кыскарту нәтиҗәсендә эштән чыгарылган, эшсезләрнең 30 процентын озак вакыт эшләмәгән кешеләр тәшкил итә. Авыл җирлегендә эшсезләрнең 21 проценты яши.
“Мондый шартларда бөтен министрлык һәм ведомстволарның көйле һәм координацияле эшләве мөһим. Эш белән тәэмин итү үзәкләре эш бирүчеләр белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш”, - дип ассызыклап үтте К.Таҗетдинова.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы