Бүген “КАМАЗ”да компания идарәсе рәисе доктор Дитер Цетче җитәкчелегендәге Даймлер АГ делегациясе булды

12.02.2009

Бүген “КАМАЗ”да компания идарәсе рәисе доктор Дитер Цетче җитәкчелегендәге Даймлер АГ делегациясе булды.
Кунаклар “КАМАЗ-Дизель” автомобиль заводының төп конвейерында, “КАММИНЗ-КАМА”ның уртак предприятиесендә - тимерчеләр заводында булдылар. “КАМАЗ”ның фәнни-техник үзәгендә Германиядән килгән партнерлар җитештерелә торган автомобильләрнең модельләре белән таныштылар.
Аннары Даймлер АГ ның топ-менеджерлары “КАМАЗ” җитәкчелеге белән фикер алышты. Бу очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“КАМАЗ”га баруына нәтиҗә ясап, партнер компания идарәсенең рәисе доктор Дитер Цетче түбәндәгеләрне әйтеп китте: предприятие белән беренче танышу аңарда Даймлер-Крайслер компаниясенең, автогигант акцияләренең бер өлешен сатып алып, дөрес адым ясаганлыгына ышаныч тудырган. Хәзер, дәрәҗәле кунак фикеренчә, алдагы уртак эшләрне мөмкин кадәр кыюрак башкарырга кирәк.
“КАМАЗ” ААҖ нең матбугат хезмәте