Казанда бөек спортчылар аллеясе барлыкка киләчәк һәм спорт ветераннарына һәйкәл куелачак
10.02.2009
Татарстан Республикасы Президенты әмере нигезендә Татарстандагы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларындагы төп чаралар планы расланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте. Ул бу планның республика министрлыклары һәм ведомстволары эшендә төп план булачагын әйтте.
Аерым алганда, чаралар планы нигезендә августта Татарстан Республикасы бөек спортчыларының аллеясен булдыру һәм республиканың спорт ветераннарына куелачак һәйкәлне ачу планлаштырыла. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу проектларны тормышка ашыру буенча эшче төркем оештырылган. Министр урынбасары һәйкәл һәм аллеянең Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы каршындагы яки Үзәк стадион алдындагы мәйданчыкта булачагын әйтте. “Хәзер тәкъдимнәр кабул ителә, алар һичшиксез каралачак”, - дип билгеләп үтте ул.
“Республикада спорт хәрәкәтенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән кешеләр бар, һәм халкыбыз бу шәхесләр турында белсен өчен, без аларны мәңгеләштерергә тиешбез. Яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелә торган башка кызыклы чаралардан сентябрьдә “Балаңны спорт секциясенә язылдыр” акциясен, “Матурлык хәрәкәттә – сәламәтлек балачактан ук!” I республика спартакиадасын (апрель-май) билгеләп үтәргә була. Моннан тыш, майда республиканың район һәм шәһәрләре буйлап уза торган “Универсиадага таба” исемле җиңел атлетика йөгерешенә старт бирү, фитнес-клублар катнашындагы спорт фестивален оештыру (март-сентябрь), төрле конкурс һәм акцияләр үткәрү планлаштырыла.
Хәлил Шәйхетдинов “Чемпионнар белән зарядка” иртәнге телевизион программасын оештыруга аерым тукталып үтте. Әлеге тапшыру республиканың алдынгы спортчылары – Ирек Зиннуров (су полосы), Елена Мигунова (җиңел атлетика) һәм башка Олимпия уеннары спортчылары, дөнья һәм Европа чемпионатлары призерлары катнашында атна саен ТНВ каналында эфирга чыгар дип планлаштырыла. Министр урынбасары Яр Чаллыда үткәрелә торган эксперимент нәтиҗәләре турында да сөйләде. Анда 2006 елдан бирле 26 мәктәптә атнага 5 физкультура дәресе кертелгән. Шул вакыт эчендә авырулар саны - 15 процентка, гәүдә торышы бозылу һәм сколиоз белән авыручылар саны 1,3-1,6 тапкыр кимегән. Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, Татарстанның бөтен мәктәбенә республика зарядкасын кертергә кирәк.
Хәлил Шәйхетдинов Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләр санын арттыру планлаштырылуын әйтте. Хәзер бу күрсәткеч 19,1 процент, студентлар арасында якынча 20 процент алып тора. Министр урынбасары китергән мәгълүматларга караганда, аеруча түбән күрсәткечләр Алабуга (4,8 процент), Яшел Үзән (12,4 процент) районнарында һәм Казанда (15,5 процент) теркәлгән. Аның каравы, Буа районында – халыкның 32 проценттан артыгы, Норлат районында – якынча 30 проценты, Тәтеш районында 29 проценты спорт белән даими шөгыльләнә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы