Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов фән хезмәткәрләренең барысын да Фән көне белән котлады
07.02.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов фән хезмәткәрләренең барысын да Фән көне белән котлады.
“Хөрмәтле фән хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм!” – диелә мөрәҗәгать хатында.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы республикабызның элек-электән зур фән һәм мәгариф үзәге булуын искәртте. Казанның танылган фәнни мәктәпләрен, уникаль фәнни учреждениеләрен бүген бөтен дөньяда беләләр.
Татарстан галимнәре, күренекле ачышларны дәвам итеп, фәнни һәм гамәли мәсьәләләрне уңышлы гына чишеп киләләр һәм җәмгыятьнең бөтен секторлары үсеше өчен уңай шартлар тудыралар.
“Татарстанда инновацион һәм инвестицион эшчәнлек, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән чаралар комплексы тормышка ашырылуын зур канәгатьләнү хисе белән билгеләп үтәм, - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министрының котлау хатында. – “Идея” җитештерү технопаркы уңышлы эшләп килә. “Химград” технополисын төзү эшләре бара. Сәләтле яшьләрне, фәнни кадрларны әзерләү программасы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары бар. Болар барысы да Татарстан фәнни мәктәпләренең хәзерге казанышлары һәм эшләнмәләренә нигезләнгән бик күп проектларны алга җибәрү өчен җитди нигез булып тора.
Илнең хәзерге икътисади үсеше шартларында, кризис вакытында мәгариф, фән һәм җитештерү көчләрен бергә туплау аеруча мөһим.
Безгә икътисади өлкәдә дә, социаль өлкәдә дә барлыкка килгән мәсьәләләрне оптималь чишү юлларын бергә эзләргә, фәнни үзәкләр инфраструктурасын үстерергә, мәгълүмати һәм нано-биотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләрне активлаштырырга кирәк. Республиканың фәнни һәм югары уку йорты үзәкләренә ярдәм итү, аларның потенциалын саклап калу, кадрларны тәрбияләү иң мөһим дәүләти өстенлекләр булып тора.
Уртак тырышлыгыбыз куелган бурычларны чишү мөмкинлеге бирер дип ышанам. Сезгә менә дигән ачышлар һәм туган Татарстаныбызның чәчәк атуы өчен прогрессив идеяләр, сәләтле коллегалар һәм укучылар булуын телим! Белемгә омтылу Сездә һәрвакыт фәнни биеклекләрне яулап алу теләге уятып торсын, ә яшәү энергиягез тагын да күбрәк шәкертләр һәм фикердәшләрне җәлеп итсен”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте