Татарстан Премьер-министры “ТАНЕКО” ААҖ проекты буенча ЕРС-подрядчылар белән киләчәктә дә бер-береңә ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде

06.02.2009

Бүген, 6 нчы февральдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проекты (“ТАНЕКО” ААҖ) буенча ЕРС-подрядчылар белән киләчәктә дә бер-береңә ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга бу проектның Россия Федерациясе Хөкүмәте контролендә торуын искәртте.
Ул проектны тормышка ашыруның кыска срокларына бәйле мәсьәләләргә, подрядчы компанияләрнең элек төзелгән контрактлар кысаларында үзара элемтәдә торуына аерым тукталып үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры янында узган киңәшмә барышында, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проектын килешенгән вакытка уңышлы башкарып чыгу өчен, уртак эш стратегияләре билгеләнде.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, бүген үк Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы проект подрядчылары булган компанияләрнең (“Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.”, “Текнимонт”, “Сайпем” компанияләре) вәкилләре белән берничә адреслы киңәшмә үткәргән.
Киңәшмәдә “Флуор” корпорациясе (проект белән җитәкчелек итә) белгечләре – вице-президент һәм проект директоры Дон Стокли, ЕРС-подрядчылар белән эшләү буенча директор Мэтью Джонсон, “Флуор” ның Россия һәм БДБ дагы вәкиллеге башлыгы Илларион Киселев катнашты.
Киңәшмәдә “Текнимонт” компаниясен - президент Фабрицио Ди Амато, генераль директор Энцо Каетани; “Джи Эс” компаниясен – президент С.Р.Ву, өлкән башкарма президент М.Чанг һәм башкалар; “Сайпем” компаниясен өлкән вице-президент Пиеро Биси, Россиядәге эш буенча төбәк менеджеры Лучио Линасси тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Танеко” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.

Подрядчы компанияләр буенча кыскача мәгълүмат

“Текнимонт С.п.А.” компаниясе “Майра Текнимонт” төркеменә керә. Төркемнең баш офисы Миланда (Италия) урнашкан. Россия территориясендә компаниянең бүлекчәсе – “Текнимонт Россия” ААҖ эшли. Текнимонт С.п.А ның персоналлар саны – 1200. Бүгенге көндә Текнимонт С.п.А. Германия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. илләрдә эшли. Безнең илдә ул 1930 елдан бирле эшли, СССР территориясендә һәм БДБ илләрендә компания 44 проектны тормышка ашырган. Россиядә ул “Нижнекамскнефтехим”, “Салаватнефтеоргсинтез”, “Газпром”дагы проектларны тормышка ашыра.
“Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” компаниясе дөньяның 225 глобаль подрядчы компаниясе рейтингында 31 нче урынны алып тора. “Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” – Кореядәге иң эре төзелеш компаниясе. Персоналлар саны – 5575 кеше. “Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” химия, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруда (шул исәптән Россия территориясендә, БДБ илләрендә дә) бай тәҗрибәгә ия.
“Сайпем (Португал) Комерсио Маритиму, С.Ю.ЛТДА” компаниясе “Сайпем С.п.А.” компаниясе - нефть-газ сәнәгате өлкәсендә киң спектрлы хезмәт күрсәтә торган (проектлаштыру нигезләрен, проектны җентекләп өйрәнүне, материаль-техник тәэмин ителешне, әзерләү, урнаштыру һәм монтажны, төзелеш эшләрен башкару һәм алар белән җитәкчелек итүне, хезмәт күрсәтү һәм яңартуны кертеп) югары дәрәҗәдәге халыкара подрядчы компания төркеменә керә. Төркемнең баш офисы Италиядә урнашкан, персоналлар саны 30000 нән артык.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте