Татарстанда 2008 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына 3846 сум күләмендә расланган
06.02.2009
Татарстан Республикасында 2008 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча 3846 сум күләмендә расланган.
2009 елның 5 нче февралендә бу турыдагы карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Шушы ук документ белән хезмәткә яраклы халык (4251 сум), пенсионерлар (2714 сум), балалар (3688 сум) өчен яшәү минимумының күләме дә билгеләнде.
Яшәү минимумының күләме “Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында” дигән Федераль закон, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында кулланучылар кәрзине турында” һәм “Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында” дигән законнары нигезендә расланган.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасында 2008 елның III кварталы өчен яшәү минимумының күләме җан башына 3830 сум (хезмәткә яраклы халык өчен – 4235 сум, пенсионерлар өчен – 2702 сум, балалар өчен – 3669 сум) тәшкил иткән иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте