Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында алданган өлешләп түләүчеләр вәкилләре белән очрашу булды

05.02.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында алданган өлешләп түләүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
Өлешләп түләүчеләрнең сорауларына Казан муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров һәм башкалар җавап бирде.
Рафис Борһанов алданган өлешләп түләүчеләрдән барлыгы 757 гариза (килешү йөкләмәләрен үтәмәгән төзелеш оешмаларына) бирелүен искәртте. Шул ук вакытта алданган өлешләп түләүчеләр реестрына 703 кеше кертелгән.
Бүгенге көндә “проблемалы” дип табылган 75 йортның 27 се (2493 фатир) файдалануга тапшырылган, тагын 7 күп фатирлы торак йортның документлары төгәлләнү стадиясендә тора.
Рафис Борһанов Казан өчен аеруча проблемалы булган йортларга түбәндәгеләрне кертте: Завойский урамындагы 9 нчы һәм 17 нче йорт (“Защита” ЯАҖ), “Свейл” ҖЧҖ компаниясенең кайбер йортлары, Декабристлар урамында “Ада” ЯАҖ компаниясе төзеп бетермәгән 100 нче номерлы йорт (йортны төзеп бетерү “Унистрой” компаниясенә тапшырылды), Гаврилов урамындагы йорт (“Казкам” торак төзелеше оешмасы), Әмирхан урамындагы йорт.
Рафис Борһанов сүзләренә караганда, бөтен йортлар буенча да төзү графиклары бар, төзелеш мәйданчыкларын атна саен карап әйләнәләр.
Моннан тыш, Казан башкарма комитеты җитәкчесе икътисади кризис аркасында тагын якынча 70 төзелеп ята торган йортны (8500 фатирлык) махсус контрольгә алу турында карар кабул ителүен әйтте. Бүгенге көндә йорт төзүчеләр тарафыннан әлеге объектлардан 4 млрд. сумнан артык (3354 фатир) акча алынган (шартнамәләр төзелгән).
Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшмәдә катнашучы өлешләп түләүчеләргә Завойский урамындагы 9 нчы һәм 17 нче йортлар буенча моңарчы булмаган карар кабул ителүен әйтте: өлешләп түләүчеләр үз хокукларын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына биреп тора алалар, ә ул, үз чиратында, өйләрне төзеп бетерә. Шул ук вакытта өлешләп түләүчеләр социаль ипотека программасында катнашучылар буларак каралалар һәм түләүләрне елына 7 % белән 15 елга кичектерү (өлешләп түләүчеләр тарафыннан элек кертелгән акчаны исәпкә алып) хокукын алалар. Әлеге карарны кабул итү өчен, Казан мэры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Бу йортларның өлешләп түләүчеләренә чыгарма ясалган, чөнки өлешләп түләүчеләрнең 40 % ын пенсионерлар, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм ветераннар тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Защита” ЯАҖ нең өлешләп түләүче һәр кешесе буенча аерым карар кабул ителәчәк. Мәсәлән, социаль ипотека программасы кысаларында да фатирны сатып ала алмаучы кешеләр өчен фатирга социаль түләп тору мөмкинлеге биреләчәк.
Киңәшмә бетүгә, өлешләп түләүчеләр белән бәйле хәлгә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Казан муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, “Сетевая компания” ААҖ нең генераль директоры Дамир Сафиуллин аңлатма бирде.
Әйтик, Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры “Сетевая компания” җитәкчелегенә алданган өлешләп түләүчеләргә ярдәм итү максатыннан кайбер “проблемалы” йортлар челтәренә бушлай технологик тоташтыру мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Дамир Сафиуллин тоташтыруның “Сетевая компания” ААҖ акчасына” башкарылачагын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте