Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Кульба белән очрашты

05.02.2009

Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Кульба белән очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич катнашты.
Аерым алганда, анда 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары турында сүз барды.
“Кризиска карамастан, Җиңүнең 65 еллыгына хәрбиләр каберлекләренең барысы да тәртипкә китерелергә тиеш. Бу карар кабул ителде инде”, - диде Андрей Кульба.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте