Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең төп бурычы – керемнәр базасын тулыландыруны һәм пенсияләрнең вакытында түләнүен тәэмин итү”

05.02.2009

Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов керемнәр базасын тулыландыруны һәм халыкка пенсияләрнең вакытында түләнүен тәэмин итүне хәзерге икътисади шартларда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең төп бурычы дип атады. Ул бу турыда бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең 2008 елдагы эш һәм киләсе елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган йомгаклау коллегиясендә әйтте.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенең эше турында тулы доклад белән ведомство җитәкчесе Марсель Имамов чыгыш ясады.
“Дәүләт хакимияте органнары эшенең төп критерие – халыкның яшәү сыйфаты, - диде Рөстәм Миңнеханов, - Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге өчен бу республика гражданнарының гомуми саныннан якынча 27 % дигән сүз”.
Без алдагы елларның ачы тәҗрибәсенә ия. Ул чагында республикада пенсияләрне вакытында түләү белән проблемалар килеп чыккан иде, һәм хәзер бу хәлне кабатламаска кирәк”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең җитешле субъектларыннан берсе, һәм кризис озакка сузылса, федераль ярдәм алу бик авыр булачак. Шуңа күрә хәзер республикадагы салым системасының эшләвен, салымнарның җыелуын һәм Пенсия Фондының керемнәр базасын тулыландыруны тәэмин итү мөһим”.
“Шунысы да билгеле: дөньякүләм финанс кризисы вакытында күп кенә предприятиеләр үз чыгымнарын “оптимальләштерергә” тотындылар, бу салымнарны һәм Пенсия фондына бүлеп калдырылырга тиешле сумманы түләмәүдән башланып китте. Күбесе аларны “соңрак”, “яхшы заманнар” җиткәч түләргә дип җыеп куя. Салымнарны һәм Пенсия фондына бүлеп калдырылырга тиешле сумманы түләүгә бәйле хәлне даими күзәтеп торырга кирәк, бу мәсьәләдә беркемгә дә ташламалар ясалмаячак”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы тукталып узган тагын бер тема – яшәү шартларын яхшырту өчен (ипотека буенча, шул исәптән социаль ипотека кысаларында алынган торак өчен түләү) ана капиталыннан файдалану мөмкинлеге. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада 32 мең 249 кеше ана капиталын алу хокукына ия. “Без Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына социаль ипотека программасы буенча ана капиталы белән актив эшләргә тәкъдим итәчәкбез”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Ул шулай ук бу мәсьәләдә муниципалитетлар белән бергә эшләргә тәкъдим итте.
“Бер яктан караганда, ипотека кредитларын түләү өчен ана капиталыннан файдалану мөмкинлеге балалары булган гаиләләргә яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк, икенчедән – төзелеш тармагы өчен финанс пулы оешачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Без республикада яшәү сыйфатын яхшырту турында күпме генә сөйләсәк тә, пенсионерларның хәле начарлана бара – күбесе яшәү минимумыннан түбән булган пенсия ала”. (Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 193 мең 678 кеше яшәү минимумыннан түбән булган пенсия ала.)
“Бүгенге көндә халыкның 29 % ы социаль ярдәм ала, шул ук вакытта аларның гаилә составында эшләүче гражданнар да бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу факт гражданнар эшли торган предприятиеләрнең салымнардан һәм башка төрле түләүләрдән качуы яки эшчеләрнең “соры” хезмәт хакы алуы турында сөйли. Шундый түбән хезмәт хакы белән алар киләчәктә дә субсидияләр алачак, аннары пенсия акчасы да аз булачак. Шул ук вакытта киләчәктә гражданинның үз пенсиясен нинди хезмәт хакы белән рәсмиләштерүе бүгенге көндә аеруча мөһим”.
Татарстан Премьер-министры 2009 елның авыр булачагын искәртте һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренә эшләренең җайга салынуын теләде, чөнки “пенсионерлар – бик таләпчән категория”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте