Татарстан территориясендә 809 АЗС һәм 110 нефть базасы эшли
03.02.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уза торган брифингта катнашучылар журналистларга Татарстан Республикасы территориясендә сатыла торган нефть продуктларының сыйфаты турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларының рациональ файдаланылуын һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйлаҗиев республика территориясендә 809 АЗС һәм 110 нефть базасы эшләвен әйтте, шул исәптән 153 АЗС һәм 26 нефть базасы – “Татнефть” ААҖ неке, 144 АЗС һәм 23 нефть базасы – “Татнефтепродукт” ААҖ неке, 156 АЗС - ведомство оешмасыныкы, 356 АЗС (ягъни республикадагы АЗС ларның 44 % ы) - шәхси эшмәкәрләрнеке.
2008 елда дәүләт заказы кысаларында нефть продуктларын җитештерү, аларны саклау һәм сату белән шөгыльләнә торган субъектларга тикшерү үткәрелде. 400 тикшерү барышында 759 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры йөкләмәләре буенча, узган елда түбәндәге чаралар үткәрелде: “ягулык-майлау материалларының сыйфат айлыгы” (336 тикшерү, 491 бозу очрагы); контейнердагы һәм күчереп йөртелә торган АЗС лар (45 тикшерү, 511 бозу очрагы); “ВАМИН Татарстан” ААҖ һәм “Татнефтепродукт” холдинг компаниясенең объектларын тикшерү (7 тикшерү, 119 бозу очрагы); “ТАИФ-НК” ААҖндә нефть продуктлары җитештерүне һәм “ТАИФ-НК” ААҖ нең аларны сатуын тикшерү.
“Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларының рациональ файдаланылуын һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе” дәүләт учреждениесе мотор ягулыгы сыйфаты турында “кайнар линия” буенча 72 мөрәҗәгать кабул иткән (ике мөрәҗәгать кенә расланган).
Моннан тыш, Роберт Гыйлаҗиев 2008 елда нефть продуктларына 3164 проба алынуын һәм тикшерелүен, аларга лабораторияләрдә анализ ясалуын һәм тикшерү беркетмәләре тутырылуын хәбәр итте (97 проба, ягъни 3,1 % сыйфатсыз булып чыккан). Чагыштыру өчен: 2007 елда 2865 проба алынган була.
Гыйлаҗиев әфәнде узган елда республикада мотор ягулыгының сыйфаты арту күзәтелә башлавын әйтте.
Ул шулай ук атмосферага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең 80 % ы автотранспортка туры килүен әйтте. Көн саен республика юлларына якынча 730 мең автотехника чыга.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр белән көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Гайнетдинов ягулык-майлау материалларын законсыз җитештерүчеләр һәм мотор ягулыклары базарындагы контрафакт продукция белән көрәш турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2008 елда ягулык-майлау материалларының “сыйфат айлыгы”н үткәрү дәвамында 222 административ бозу очрагы теркәлгән.
Моннан тыш, контрафакт продукция сату очраклары да билгеле булган – автомобиль майлары Shell, Castrol маркалары белән сатылган.
“ТАИФ-НК” ААҖ нең генераль директоры Александр Бабынин предприятиедә “икътисад һәм экология концепциясе”н тормышка ашыру турында сөйләде. Ул “ТАИФ-НК” ААҖ нең “Евро-4” стандартларына туры килә торган бензин җитештерүен билгеләп үтте. 2008 елда барлыгы 650 мең тонна чамасы бензин җитештерелгән, шуның 60 % ы Татарстан территориясендә сатылган. Гомумән алганда, Александр Бабынин сүзләренә караганда, предприятие 89 млрд. сумлык продукция җитештергән.
“ТАИФ-НК” ААҖ 2009 елга 850-900 мең тонна бензин җитештерүне (иң күбе – бензин җитештерүне 1 млн. тоннага кадәр җиткерүне) планга керткән. 2009 елда дизель ягулыгы җитештерү шул ук дәрәҗәдә (1,5 млн. тонна) калачак.
“Без Татарстан территориясендә сатыла торган мотор ягулыгы күләмен арттырырга уйлыйбыз, иң яхшысы – җитештерелә торган продукциянең 100 % ын республика территориясендә сатарга планлаштырабыз”, - диде Александр Бабынин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте