“Идея” технопаркының генераль директоры Сергей Юшко: “Ике елдан технопаркка кертелгән инвестицияләрнең яртысы хосусый булачак”
03.02.2009Ике елдан Татарстан Республикасындагы “Идея” технопаркына кертелгән инвестицияләрнең якынча 50 % хосусый булачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта бу турыда “Идея” инновацион-җитештерү технопаркының генераль директоры Сергей Юшко әйтте.
Ул шулай ук бүгенге көндә хосусый инвестицияләр технопаркка кертелгән бөтен акчаның 30 % ын алып торуын искәртте.
Брифинг
“Идея” технопаркы төзелүнең бишьеллыгына (2004 елның 5 нче феврале) багышланган иде. Сергей Юшко түбәндәгеләрне әйтеп үтте: “Идея” технопаркы “амбицияле инфраструктура һәм инвестиция проекты, үзенчәлекле федераль уку мәйданчыгы” булып тора. Ул икътисадның күп кенә тармакларында технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар төзүгә стимул бирде.
Структураның финанс тотрыклылыгын һәм аның башка потенциаль резидентларны җәлеп итүчәнлеген “якорьлы” резидентлар тәэмин итә. “Идея” технопаркы территориясендә GE Money Bank (мәгълүматларны эшкәртү үзәге аша күрсәтелгән), Siemens (инжиниринг үзәге аша күрсәтелгән), DHL (Татарстандагы баш операцион офис аша күрсәтелгән), Yokogawa Electric (Татарстандагы баш операцион офис һәм инжиниринг үзәге аша күрсәтелгән) кебек брендлар урнашкан.
“Идея” технопаркының күпчелек резидентлары республика югары уку йортлары белән актив бәйләнештә торуны үзләренең бурычы итеп саный. Әйтик, GE Money Bank, мәгълүматларны эшкәртү үзәген ачканда, 136 яңа эш урыны булдырды – нигездә, аларның барысы да югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен (2010 ел ахырына кадәр 500 кешелек штат булдыру күздә тотыла).
“Идея” технопаркының резидент компанияләрендә уртача хезмәт хакы – 16,5 мең сум (Татарстандагы уртача күрсәткечтән югарырак).
“Идея” технопаркының 5 еллык эш нәтиҗәләренә анализ ясау якындагы елларга инновацион инфраструктура үсеше векторларын билгеләп кую мөмкинлеге бирә”, - диде Сергей Юшко. Мәсәлән, югары технологияле җиһазлардан коллектив файдалану үзәкләрен оештыру, Европа бизнес-инкубаторлар челтәренә керү һәм инновацион инфраструктура төзү тәҗрибәсен башка мәйданчыкларга тарату технопаркның алдагы үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булачак.
Бүгенге көндә технопаркта 89 компания, шул исәптән 77 кече бизнес компаниясе (аларның 55 е - start up стадиясендә, 22 се – киңәю стадиясендә); 6 “якорьлы” резидент, 6 дәүләт оешмасы урнашкан. “Идея” технопаркы территориясендә барлыгы 1600 кеше эшли.
“Идея – Юго-Восток” инновацион технопаркының эшчәнлеге турында аның генераль директоры Роберт Ильясов сөйләде. Бу структураны оештыручылар – “Идея” технопаркы (26 %) һәм “Татнефть” ААҖ (74 %). 2 ел эчендә “Идея – Юго-Восток” технопаркында 41 компания, 345 яңа эш урыны булдырылган. Резидент компанияләрнең җитештерү күләме якынча 250 млн. сум тәшкил иткән.
Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, дөньякүләм финанс кризисына карамастан, инновацион инфраструктура төзелешен федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да финанслау (паритет нигездә) дәвам иттереләчәген әйтте. Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, 2009 елда финанслауны арттыру турында сөйләшүләр алып барыла.
Шаһивәлиев әфәнде 2009 елның августында – югары технологияләр өлкәсендәге IT-паркны ачу, 2009 елның икенче кварталында “Химград” технополисын ачу (җитештерү) планлаштырылуын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте