“Татнефть” Директорлар советының бу елда беренче утырышы булды
02.02.2009
2 нче февральдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының беренче утырышы булды. Анда “Татнефть” ААҖ нең 2008 ел бюджетын үтәү нәтиҗәләре каралды, 2009 елның феврале һәм беренче кварталына бюджет расланды.
Татарстан Республикасыннан читтә – Россия Федерациясендә һәм чит илдә - нефть чыгару, запасларның һәм геологик тикшеренү эшләренең артуы турындагы мәгълүмат тыңланды һәм аның хакында фикер алышу булды. 2008 елда “Татнефть” холдингы буенча 26 млн. тоннадан артык нефть чыгарылган, шул исәптән Татарстан Республикасыннан читтә – 294 мең тоннадан артыгы (2007 елда – 192,1 мең тонна). 1993 елдан бирле “Татнефть” ААҖ нең лицензияле мәйданнарында 397,6 млн тонна нефть чыгарылган һәм А+В+С1+С2 категорияләре буенча запаслар 487,1 млн тоннага кадәр арткан. Чит илдә Ливия һәм Сириядәге 5 контрактлы территориядә геологик тикшеренү эшләре алып барыла. Сириядәге 3 нефть ятмаларын ачыклау скважинасы шактый гына нефть запаслары барлыгын күрсәткән, дүртенче скважина төзелеп ята. Ирешелгән нәтиҗәләргә уңай бәя биреп, Директорлар советы Компаниянең башкарма дирекциясенә, проектларның икътисади нәтиҗәлелеген исәпкә алып, Татарстан Республикасыннан читтә геологик тикшеренү эшләрен дәвам итәргә һәм Сириядә нефть чыга торган яңа ачылган урыннарны сәнәгый эшкәртә башлау өчен чаралар күрергә кушты.
“Татнефть” ААҖ эчке аудит идарәсенең эш нәтиҗәләре каралды һәм 2009 елга эш планы хупланды.
Эшлекле комиссия составы расланды һәм 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Җәмгыять акционерларының гомуми җыелышына хәзерлек турында карар кабул ителде. Комиссиягә җитәкчелек итү “Татнефть” ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка тапшырылды.
Җыелыш 2009 елның 26 нчы июнендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәрендәге “Нефтьче” Мәдәният сараенда уздырыла. Анда катнашучыларны теркәү тәртибе расланган. Якынча теркәлү 16 нчы июньнән 25 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Әлмәт шәһәре, Гагарин урамы, 10нчы йорт (“Татнефть” ААҖ нең Милекчелек идарәсе). Җыелыш уздырылган көнне теркәү 8 сәгать 30 минутта башланачак. Җыелышта катнашу хокукына ия булган кешеләр исемлеге Җәмгыять акционерлары реестрында 2009 елның 12 маена 08.00 сәгатькә булган мәгълүматларга нигезләнеп төзеләчәк.
Директорлар советы утырышында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
“Татнефть” ААҖ нең матбугат хезмәте