Казанда “Россия чаңгы юллары-2014” узды
09.02.2014
Бүген Казанда чираттагы “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышлары узды. Бүген иртәдән казанлылар гаиләләре белән һәм хезмәт коллективлары Залесный бистәсендә “Кояшлы” лагере территориясендәге ярышлар уза торган төп мәйданчыкка җыелды. Шулай ук ярышларда ТР Президенты Аппараты һәм башка дәүләт структуралары вәкилләре катнашты.
Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителде: спортчылар старты, 1 мең метрга гаилә белән йөгерү, 2,5 мең метрга VIP-узыш, шәһәр районнарының массакүләм узышлары, шулай ук вузлар һәм ссузлар узышлары.
Чарада катнашучыларны һәм җанатарларны кайнар чәй, татлы ризыклар һәм иҗат коллективлары чыгышы җылытты.
Чаралар ачылышы тантанасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Россия чаңгы юллары -2014” этабы белән бергә республиканың муниципаль районнарында “Татарстан чаңгы юллары” уза, спорт чараларында уннарча мең республикалылар катнаша, дип билгеләп үтте.
“Сезгә яхшы кәеф телим”, - диде ул катнашучыларга.
VIP-узыш нәтиҗәләре буенча, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр белән идарә итүче Сергей Коростелев җиңүче кубогына ия булды. Табигый байлыклардан файдалану буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйруллин икенче урынны, ә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов өченче урынны алды.
Узышта катнашкан 21 гаилә арасыннан Кәримовлар гаиләсе иң яхшы дип табылды. Ирле-хатынлы Илнур һәм Ләйлә, шулай ук аларның 6 һәм 11 яшьлек балалары өчен бу беренче җиңү тегел – узган ел алар “Россия чаңгы юллары-2013” ярышларында шулай ук җиңүче кубогына ия булган. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, җиңүнең сере гади – аларның гаиләсе өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү гадәти хәл һәм яраткан шөгыль дә. Бүген аларга чара партнерлары диплом, кубок һәм медальләрдән тыш, спорт киемнәре алуга сертификат та тапшырды.
Оештыручыларның мәгълүматларына караганда, чаңгыга баскан һәм дистанцияне узган иң өлкән казанлы Александр Трутневка 80 яшь. Бүгенге ярышларда катнашкан иң яшь чаңгычыга 3,5 яшь. Кечкенә Богдан Попадьин массакүләм стартта чыгыш ясады.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, “Кояшлы” лагере янына узышларда катнашу өчен 15 мең чамасы шәһәрле чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, 23 372 кеше чаңгыга баскан. Бүген Идел буе районы “Имәнлек урамында урман паркы зонасында һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсендә Каенлык территориясендә дә чаңгы ярышлары узды.
“Татар-информ” МА