ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин гражданнар авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
09.02.2014
ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин гражданнар авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Татарстан Республикасы гражданнар авиациясенең хөрмәтле хезмәткәрләре!- диелә котлау текстында. – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия гражданнар авиациясе көне белән котлыйм! Гражданнар авиациясе гамәлгә куелган һәм үсеш алган этапларда Татарстан Республикасы очучылары тармак алдына куелган бурычларны һәрвакыт уңышлы хәл иттеләр. Куелган максатларга ирешүдә максатчанлык, җаваплылык буенча сезнең һөнәр кешеләре аерылып тора. Сезнең һәрберегез үз вазыйфагызда һава транспортының өзлексез эшен һәм ышанычлылыгын тәэмин итэ.
“Казан” халыкара аэропортын реконструкцияләү, аны беренче класслы аэронавигацияле комплекс һәм башка инженерлык системалары белән җиһазлау эшләре төгәлләнде, бу аның бүгенге көндә барлык заманча халыкара таләпләргә җавап бирә алуына мөмкинлек бирә.
Тармакның төп бурычы үзгәрешсез кала – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Сезнең билгеләнгән максатларны гамәлгә ашыруда, пассажирларның һәм республика җитәкчелеге өметләрен аклауда бар көчегезне куюыгызга ышанам.
Бүгенге тантаналы көндә сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар һәм чиста күк йөзе, шулай ук киләчәктә барлык гражданнар авиациясенең уңышлы үсешен телим.
Татарстан Республикасының хөрмәтле очучылары, һава транспорты ветераннары, сезнең һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Песошин А.В.”.
ТР Президенты матбугат хезмәте