“Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Сергей Левкин: “2009 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясенә 3,1 млрд. сум кертү планлаштырыла”
30.01.20092009 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасының 1 гектар мәйданы резидент компанияләр эшчәнлеге өчен кирәк булган бөтен коммуникация һәм инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән үткәрелгән
киңәшмә беткәч, журналистларга бу турыда “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Сергей Левкин әйтте.
Левкин әфәнде сүзләренә караганда, 2008 елда “Алабуга” территориясенә якынча 3,4 млрд. сум кертелгән. 2009 ел планнарында – тагын якынча 3,1 млрд. сум кертү.
“Без резидент компанияләргә махсус икътисади зона территориясенә килеп, үз производствосын башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк инфраструктура төзибез”, - диде Сергей Левкин.
Шул ук вакытта ул 500 га мәйданда төзелгән инфраструктурага әлегә резидентлар килеп бетмәвен һәм, шуңа бәйле рәвештә, аның тулысынча файдаланылмавын билгеләп үтте. “Бу, тактик булудан да бигрәк, стратегик проблема, - диде Сергей Левкин. - Әлегә амортизация һәм эксплуатация чыгымнары килгән керемнәрдән артып китә”.
Шуңа күрә бүгенге киңәшмәдә якындагы ике-өч елга әлеге хәлдән чыгуның конкрет чаралары турында фикер алышу булды, һәм бу чараларны, фикер алышу өчен, федераль Хөкүмәт һәм Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы дәрәҗәсенә чыгару көтелә.
Левкин әфәнде фикеренчә, “хәзер чыгымнарны каплау чыганагын билгеләргә кирәк”.
“Фаразлауларга караганда, 2012-2013 елларда, резидент компанияләр үз производстволарын башлап җибәрүгә, “Алабуга” махсус икътисади зонасы табышсыз булудан туктаячак”, - диде Сергей Левкин.
Махсус икътисади зоналар белән идарә итү Федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Носов, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, 2009 елның 1 нче гыйнварына “Алабуга” ның резидент компанияләре тарафыннан җитештерелгән продукциянең суммар күләме 8 млрд. сум тәшкил итүен әйтте.
Ул түбәндәге фактны исәпкә алырга кирәклеген дә билгеләп үтте: хәзерге вакытта зонада теркәлгән 8 резидентның икесе генә продукция җитештерә - “Соллерс-Алабуга” ААҖ (Ducato микроавтобуслары) һәм “Северстальавто-Исудзу” уртак предприятиесе (шул исемдәге авыр йөк автомобильләре).
“2009 елда җитештерүнең төгәл күләмен алдан әйтү авыр, хәзер предприятие белгечләре базарның сыйдырышлылыгын исәплиләр, - диде Игорь Носов. – Монда 20 млрд. сум турында сүз алып барырга була”.
Игорь Носов ел ярым - өч елдан икътисади күтәрелеш булачагын фаразлый торган төрле эксперт агентлыклар бәясен дәлил итеп китерде.
“Предприятиеләрнең икътисади кризис елында “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә үз производстволарын башлап җибәрүе 2005 елда махсус икътисади зоналар төзү турында дөрес карар кабул ителүен күрсәтә”, - диде Носов әфәнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте