Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Әгәр элек мәгълүмати технологияләр модага иярү генә булса, хәзер “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте”нең бөтен эшчәнлеге шуңа корылган

27.01.2009

Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм багланышлар министрлыгы делегациясен кабул итте.
Россиянең Элемтә министрлыгы вәкилләре өчен “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте”нең мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә оештырып күрсәттеләр.
Кунаклар белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне әйтте: әгәр элек мәгълүмати технологияләр модага иярү генә булса, хәзер “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектының бөтен эшчәнлеге (электрон документлар әйләнеше, электрон цифрлы имза куллану, республика түрәләренең ноутбукларындагы “мобиль офислар”) шуңа корылган.
Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм багланышлар министрлыгының мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаменты директоры Артем Ермолаев Татарстанның “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын тормышка ашырудагы тәҗрибәсенә югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, оештырылган һәм бүгенге көндә республикада уңышлы кулланыла торган бизнес-модельне федерациянең башка субъектларына да тәкъдим итәргә була.
Артем Ермолаев Россия Элемтә һәм массакүләм багланышлар министрлыгы делегациясенең башка әгъзаларын – икътисад һәм финанслар департаменты директоры Александр Нарукавниковны һәм икътисади мәсьәләләр буенча министр киңәшчесе Сергей Лукашевны тәкъдим итте.
Ул шулай ук делегациянең Казанга килүе кысаларында Татарстанда югары технологияләр паркы проекты тормышка ашырыла торган ике мәйданчыкны – IT-парк (Петербург ур., “Идея” технопаркы янында) һәм “Химград” технополисын (элекке “Тасма” заводы мәйданнарында урнашкан) карап чыгу күздә тотылуын әйтте.
Шуны искәртик: югары технологияләр өлкәсендәге паркны төзү проекты 2006 елда эшләнгән һәм “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендәге технопаркларны төзү” федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Россия Элемтә һәм массакүләм багланышлар министрлыгы вәкилләренең бизнес-планнарны һәм проект буенча проект-смета документларын, шулай ук яңа бизнес-мәйданчыкларны арендага алу ихтималы булган кешеләр исемлеген тикшерүе көтелә.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” технополисының нефть химиясе тармагына юнәлгән эшчәнлекне исәпкә алып төзелүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә технополислар республика икътисады өчен “үсеш нокталары” булып торалар, һәм объектларны төгәлләү өчен, федераль хөкүмәтнең ярдәме кирәк.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казанда ИТ-парк мәйданчыгын ачу 2009 елның августына билгеләнүен хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте