Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов парк территорияләрен төзү һәм аларны тәртипкә салу эшен коммерция максатыннан чыгып кына карамаска кушты
27.01.2009
Хәзерге җәмгыятьтә экология проблемалары белән барысы да – муниципаль һәм республика хакимиятләре дә, гражданнар үзләре дә шөгыльләнергә тиеш, чөнки бу безнең яшәү мохитебез. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан Премьер-министры фикеренчә, халыкның сәламәтлеге дә тирә-юньгә җитди мөнәсәбәт булудан тора.
“Хәзерге шартларда тирә-юньгә, эре сәнәгый предприятиеләрдән дә бигрәк (алар күпчелек очракта дөньядагы экологик стандартларга туры килә торган заманча технология һәм җиһазларны кулланып төзелә), автотранспорт аеруча зур зыян сала”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул коллегиядә катнашучыларның игътибарын автомобильләр өчен кулланыла торган ягулык сыйфатына юнәлтте.
“Ягулыкның сыйфаты, аның нинди стандартларга туры килүе турында үзегез уйланып карагыз әле. Автотранспорт чыгара торган газлар сәнәгый предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган зарарлы матдәләргә караганда да начаррак тәэсир итә”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, экологияне бозу өчен бирелә торган штрафлар тирә-юньне пычратудан килгән тискәре нәтиҗәләрне капларга тиеш. “Әгәр предприятие тирә-юньгә тискәре тәэсир итү чыганагы булып тора икән, ул түләргә тиеш”, - диде Премьер.
Бүгенге көндә республика районнары территориясендә урнашкан һәр муниципаль районның, һәр предприятиенең үз экологик программалары булырга тиеш”, - дип ышанып әйтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, геологик тикшерүләр үткәргәндә ком-гравий измәсе кебек ресурсны республикада саклык белән генә кулланырга кирәк. “Әгәр карап тормасак, бу ресурс бездә бетәргә мөмкин, - дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. - Әлеге эшләнмәдән вәхшиләрчә файдалана башласак, киләчәктә ком-гравий измәсен читтән кертергә туры киләчәк”.
Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга мондый сорау бирде: “Соңгы вакытта Татарстан башкаласында ничә парк барлыкка килде?” Ул парк территорияләрен төзү һәм аларны тәртипкә салу эшен коммерция максатыннан чыгып кына карамаска кушты, чөнки без барыбыз да шушы шәһәрдә һәм республикада яшибез.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында тулырак доклад белән ведомство башлыгы Әгъләм Садретдинов чыгыш ясады.
2008 елда республикада атмосферага зарарлы матдәләрнең чыгарылуы 12,3 мең тоннага кадәр киметелгән. “Саф һава” операциясе барышында 306 предприятие һәм оешма тикшерелгән. Республикада 8 яңа көнкүреш калдыкларын аеру җайланмасы эшли башлады. Ел нәтиҗәләре буенча, икенчел чимал җыю 106 тоннага арткан. Моннан тыш, 2008 елда 85 көнкүреш калдыкларын утильләштерү җайланмасы сатып алынды (план буенча 91 җайланма сатып алынырга тиеш иде).
6202 тикшерү үткәрү барышында 2008 елда 2713 объектта 1,2 млрд. сумлык экологик зыян салуга юл куелмады.
Узган елда республикада 30 яңа чыганак ачылды, шуларның 16 сы – ком-гравий, 6 сы – кирпеч балчыгы, 6 сы акшар чыга торган урыннар.
Федераль бюджеттан субвенцияләр рәвешендә 42 млн. сум бирелгән.
2009 елда Татарстан Республикасы Экология министрлыгы федераль бюджеттан эшчәнлекнең биш юнәлеше буенча якынча 242 млн. сум алачак (2008 елда 177 млн. сум алган иде).
Моннан тыш, Әгъләм Садретдинов билгеләп үткәнчә, 2009 елда Татарстан Республикасы Экология министрлыгы атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылуын 2 % ка (ягъни 7 мең тоннага) киметергә уйлый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте