Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Кризис вакытында товар бәясе һәм сыйфаты буенча конкурентлы булырга тиеш”
26.01.2009
2009 елда тулай төбәк продуктының күләме хәзерге вакыттагы 930 млрд. сумнан 721 млрд. сумга чаклы кимергә мөмкин. Республика бюджетына үз керемнәренең өчтән бере (115 млрд. сумнан 83 млрд. сумга хәтле) кимү көтелә. Социаль өлкәгә киткән чыгымнарның 64 миллиардтан да артуын исәпкә алып, иң мөһим социаль программаларны тулысынча тормышка ашыруны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Президенты биргән йөкләмә киеренке һәм җаваплы булып тора.
Бу турыда бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте. Утырыш Казанда узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Үзенең докладында Марат Сафиуллин узган ел дәвамында куелган бурычларның барысы да диярлек үтәлүен хәбәр итте. “Планда икътисадны 7 % ка үстерү каралган булса, аның үсеше 7,1 % тәшкил итте. 2008 ел икътисад һәм финанс системасында үзгәрешләр башлану елы булды. Хәзер без ике мөһим мәсьәләне чишәргә - Татарстан икътисады үсешенең тотрыклылыгын тәэмин итәргә һәм бер үк вакытта икътисади үсешнең яңа модельләрен формалаштыра башларга тиешбез”, - диде ул.
Алдан чаралар күрү аркасында, Россия Федерациясендә финанс хәле сакланып калды, ләкин торгынлыкта тора. Шуның аркасында республикада, нигездә, сәнәгать зыян күрә. Декабрьдә кимү 16 проценттан да артып киткән, эшкәртү секторында – 30 процентка, төзелештә 36 проценттан да күбрәк кимү күзәтелгән. Республиканың ике алдынгы, аеруча зур үсеш алган комплексы – нефть-газ-химия (20 процентка кимү) һәм автомобиль төзелеше (50 % тан да күбрәк кимү күзәтелгән) комплекслары – аеруча сизгерләре булып чыкты.
“Позицияләребезне саклап калу максатыннан, хәзер безгә, продукциябезгә сорау тудыру өчен, бөтен көчебезне куярга кирәк, чөнки ул кече бизнесыбызның төп массасын тәэмин итә. Хәзерге вакытта анда кече предприятие хезмәткәрләренең 27 проценттан күбрәге, индивидуаль шәхси эшмәкәрләрнең 60 проценты, ягъни 160 мең граждан эшли (алар хисабына 221 миллиардтан да күбрәк суммага әйләнеш тәэмин ителә)”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры.
Аның сүзләренә караганда, Бөтендөнья банкы һәм Бөтендөнья икътисади форумының 2009 елга фаразлары тагын бер тапкыр яңадан карап чыгылган һәм дөнья икътисады буенча 2008 ел дәрәҗәсенә - 99 процентка кадәр төшерелгән. Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы эш шартларын өченче тапкыр үзгәртте, ләкин әле һаман соңгы вариантны расламады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан икътисады үсешенең проблемалырак вариантын карады. Ул, сәнәгый җитештерүнең – 23 процентка, төзелешнең – 20 процентка, транспорт һәм сәүдәнең – 15 процентка, авыл хуҗалыгының 10 процентка төшү мөмкинлеге булуын исәпкә алып, тулай төбәк продуктының үсеш темпларын 18 процентка киметүне күздә тота.
Татарстан – илнең экспортка юнәлеш тоткан икътисады булган бик аз төбәкләреннән берсе. Тышкы сәүдә әйләнеше тулай төбәк продуктының 57 процентын тәшкил итә, бу - республиканы бөтен тышкы үзгәрешләрне кабул итәрлек итә.
“Эшкәртү производствосында җитештерү темпларының кимүенә ике фактор тәэсир итте: күләм һәм бәя факторлары. 2008 елдагы 566 млрд. сумлык сәүдә әйләнеше өлеше агымдагы елда 30 процентка, ягъни 356 млрд. сумга калырга мөмкин. Нефть чыгару өлкәсендә хәлнең үзгәрүе, нигездә, базар бәяләренең 3 тапкырдан да артыграк төшүенә бәйле. Нәтиҗәдә, бу секторда җитештерү күләменең 276 млрд. сумнан 147 млрд. сумга чаклы төшүе көтелә. Бу секторның гомуми сәнәгый җитештерүнең 31 процентын алып торуын исәпкә алганда, икътисадның тотрыклы үсеше өчен “Татнефть” ААҖнең – безнең алдынгы компаниябезнең – агымдагы елга үзенең инвестицион җитештерү программасын раславы кирәк”, - диде М.Сафиуллин.
Узган ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Анда продукция җитештерү 8 процентка артты. Фаразлаулар буенча, 2009 елда авыл хуҗалыгының тулай продукциясе һава торышы яки башка факторлар аркасында кимергә мөмкин. Төзелеш секторында эш күләменең 118 млрд. сумга кадәр кимүе көтелә.
“Соңгы елларда икътисадның ышанычлы рәвештә үсүе кулланучылар соравын арттыруга да нигезләнде. 2008 елда ваклап сату товарлары әйләнешенең үсеш темплары һәм аның тулай төбәк продуктына керткән өлеше якынча 20 процент тәшкил итте, акча әйләнеше 368 млрд. сумга җитте. Узган елның октябрь-декабрь айларында җитештерү темплары аеруча акрынайды”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының икътисад министры.
Аның сүзләренә караганда, 2008 елда автотранспортның йөк әйләнеше, алдагы ел белән чагыштырганда, 40 процентка арткан, ләкин декабрьдә бу күрсәткеч тагын алдагы елныкына кайтып калган. Сәбәбе – чиктәш секторларда сәнәгый җитештерү күләменең һәм эш активлыгының кимүе. Алдан фаразлауларга караганда, 2009 елда бу күрсәткечнең 17 процентка кимүе көтелә. Энергетикада да шундый ук хәл күзәтелә башлады. Хуҗалык әйләнешенең акрынаюы аның ресурсларына булган ихтыяҗны 20 процентка киметергә мөмкин.
2008 елда Татарстанда җан башына уртача керем 14,4 мең сум тәшкил итте. Сатып алу сәләте үсте. Реаль хезмәт хакы 13 процентка артты.
Кризиска каршы сәясәт турында сөйләгәндә, Марат Сафиуллин аның 5 мөһим нәрсәгә - иң мөһим процессларга оператив мониторинг үткәрүнең яңа системасына һәм килеп чыга торган проблемалар буенча дәүләти карарларны тиз кабул итү системасына, инвестицион процессларны активлаштыруга, дәүләт заказы һәм республика эчендәге җитештерү кооперациясе системасын үстерүгә, территориаль инфраструктура сәясәтенә, дәүләти идарә итү сыйфатын арттыруга нигезләнүен әйтеп китте.
Утырышка Рөстәм Миңнеханов йомгак ясады. “Бу катлаулы ситуациядә безгә кул көченнән файдалануга күчәргә, предприятие һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән күбрәк аралашырга кирәк. Без урыннардагы хәлне белеп торырга тиешбез. Безнең төп бурычыбыз – предприятиеләрне, эш урыннарын һәм тотрыклылыкны саклап калу”, - диде ул.
Бу очракта бер үк сәламәтләндерү формуласы барлык предприятиеләргә дә туры килеп бетми. Кризис вакытында предприятиеләрдәге чыгымнар мөмкин кадәр бетерелергә, заказ булырга тиеш. Шулай ук базарларны табу һәм саклап калу зарур. Кризис вакытында яңа куллану үзенчәлеге, конкурентлы бәясе булган инновацион продуктка ия булырга кирәк. Без ситуацияне беркадәр йомшартырлык чаралар күрәбез. Татарстан Республикасы Президенты раслаган эш белән тәэмин итү программасына ышанычыбыз зур”, - дип билгеләп үтте Премьер.
“Эчке базарыбыз шактый зур, ләкин әлегә без аны тулысынча күз алдына китермибез. Электрон сәүдә системасы бу эшне ачыграк күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Товар үзенең бәясе һәм сыйфаты буенча конкурентлы булырга тиеш. Без кемнең һәм нәрсәне, нинди бәягә сатып алуын белергә тиешбез. Эре һәм кече бизнеска дәүләти муниципаль заказ буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең товар җитештерүчеләребезгә мөмкин кадәр күбрәк эш тәкъдим итәргә кирәк. Ә электрон мәйданчык бу эшне ачыграк күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Әгәр без товар җитештерүчеләребезне эш белән тәэмин итсәк, килеп туган ситуациядән аз югалтулар белән чыга алачакбыз”, - дип ассызыклап үтте Р.Миңнеханов.
Республика Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, Татарстан икътисады – тотрыклырак, куркынычлы хәлләр азрак булсын өчен, урта классны формалаштыру, бизнес-мәйданчыклар төзү буенча башлап җибәрелгән эшне дәвам итәргә, аның сыйфатына игътибар итәргә кирәк. “Бу эре бизнес һәм салым базасы өчен зур ярдәм булачак”, - диде Премьер.
“Төп бурычыбыз - үзебез барлыкка китергән социаль-мәдәни өлкәне саклап калу. Хөкүмәт һәм муниципалитетлар аша күрсәтелгән дәүләт халыкка мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәләрендә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш. Иң мөһиме: кешеләрдә иртәгәге көнгә ышаныч булсын. Банк системасы да эшләп китәргә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры 2009 елны исән калу елы дип атады. “Иң мөһиме – социаль проблемалар булмасын. Әлегә куанычлы перспективалар юк. Ләкин без бу елда исән калсак, җитештерү берәмлекләрен һәм кадрларны югалтмасак, һәрхәлдә, аннары күтәрелеш башланачак”, - дип ассызыклап үтте республика Хөкүмәте башлыгы.
Коллегия утырышы ахырында министрлыкның аеруча зур эш күрсәткән хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы