Россиядә нефть чыгаруның гомуми күләме кимегәндә, “Татнефть” ААҖ углеводород чималы табуны арттырган компанияләр өчлегенә керде
26.01.2009
Россиядә нефть чыгаруның гомуми күләме кимегәндә, өч зур компания генә табышны арттыруга иреште, шулар арасында – “Татнефть” ААҖ. Бу турыда бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин әйтте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Рафинат Яруллин 2008 елда Россиядә нефть чыгару күләменең 0,7 % ка кимүе турында әйтте.
Шул ук вакытта Татарстанда нефть чыгару күләме 32 млн. 265 мең тоннага кадәр артты, шул исәптән “Татнефть” ААҖ буенча – 25 млн. тоннага кадәр.
Республикада 2007 елдагы күрсәткечтән дә артыграк – 324,5 мең тонна нефть чыгарылды.
Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, бәйсез нефть компанияләре нефть чыгару күләмен 92 % ка арттырганнар, һәм кризис, иң беренче чиратта, нәкъ менә аларга зыян китергән. Салымнар күләме арткан һәм үзләренең эшкәртү куәтләре булмаган шартларда нефть җибәрү табышлылыкның соңгы чигенә җиткереп башкарылган.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында билгеләп үтелгәнчә, нефть компанияләре өчен салым күләмен киметү буенча соңарган стратегик карарлар нефть чыгару өлкәсенә инвестицияләрне юкка чыгарганнар, хәтта зур Россия компанияләренең инвестицион проектлары да кыскартылган.
Рафинат Яруллин Россиядә нефть бәясе һәм аңа сорау кимегән шартларда, яңа нефть эшкәртү комплекслары белән кызыксыну артуын – Ленинград өлкәсендә завод төзү, Мари нефть эшкәртү заводының куәтләрен арттыру мәсьәләсе турында фикер алышулар баруын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте