“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең генераль директоры Рафинат Яруллин: “Финанс хәленең начарлануына карамастан, Татарстанның нефть химиясе комплексы зур социаль эш башкаруын дәвам итә”
26.01.2009
Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин химия һәм нефть химиясе тармагында җитештерүнең кимүе турында әйтте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
2008 елда тармакның төп күрсәткечләре турында чыгыш ясаганда, Рафинат Яруллин комплекс предприятиеләрендә, 2008 елның августыннан башлап, товар продукциясе бәясенең сизелерлек кимүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “бу нефть химиясе комплексының күпчелек компанияләренә кагылган”.
Әгәр дөньякүләм кризис башта Татарстан икътисадының нигезен формалаштыра торган экспортка юнәлеш тоткан предприятиеләргә кагылып үтсә, 2008 ел ахырында эчке базарга юнәлеш тоткан предприятиеләрдә дә аның зыяны сизелә башлады.
Татарстандагы нефть химиясе комплексының база предприятиеләре буенча табышлылык 12,6 % тәшкил итте, шул исәптән химия һәм нефть химиясе буенча – 0,5 %. “Бу соңгы еллар динамикасында иң түбән күрсәткеч”, - дип билгеләп үтте Рафинат Яруллин.
Финанс хәленең начарлануына карамастан, нефть химиясе комплексы зур социаль эш башкаруын дәвам итә. Тармакта эшләүче кешеләрнең бик азы гына кыскартуга эләкте һәм ул, нигездә, предприятие составыннан профильле булмаган активларны чыгаруга бәйле иде. Ләкин җитештерү эшчәнлеген киметү, объектив рәвештә, эш режимына төзәтмәләр кертүне таләп итте. “КВАРТ”, “Нәфис-Косметик”, “Пластик” ЯАҖ ләрендә, Казан синтетик каучук заводында тулы булмаган эш көне кертелде. Синтетик майлар заводы, шиналар заводы (“Нижнекамскшина” ААҖ) эшчәнлеге вакытлыча туктатылып торды.
“2008 елда Россиядә нефть чыгару күләме 0,7 % ка – 488 млн. тоннага кадәр кимеде, - диде Яруллин әфәнде. – Бары тик 3 зур компания генә нефть чыгару күләмен арттырды, шулар арасында “Татнефть” ААҖ дә бар.
Узган елда Татарстанда нефть чыгару күләме 32 млн. 265 мең тоннага кадәр җитте, шул исәптән “Татнефть” ААҖ буенча – 25,8 млн. тоннага кадәр. Республикада 2007 елдагы дәрәҗәдән дә югарырак - 324,5 мең тонна чыгарылган.
Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, бәйсез нефть компанияләре нефть чыгару күләмен 92 % ка арттырганнар, һәм кризис, иң беренче чиратта, нәкъ менә аларга зыян китергән. Салымнар күләме арткан һәм үзләренең эшкәртү куәтләре булмаган шартларда нефть җибәрү табышлылыкның соңгы чигенә җиткереп башкарылган.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында билгеләп үтелгәнчә, нефть компанияләре өчен салым күләмен киметү буенча соңарган стратегик карарлар нефть чыгару өлкәсенә инвестицияләрне юкка чыгарганнар, хәтта зур Россия компанияләренең инвестицион проектлары да кыскартылган.
Рафинат Яруллин Россиядә нефть бәясе һәм аңа сорау кимегән шартларда, яңа нефть эшкәртү комплекслары белән кызыксыну артуын – Ленинград өлкәсендә завод төзү, Мари нефть эшкәртү заводының куәтләрен арттыру мәсьәләсе турында фикер алышулар баруын әйтте.
Татарстанда нефть продуктларын җитештерү 12,3 % ка (2008 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә - 3,2 % ка) арткан. Ләкин соңгы айларда җитештерүнең үсеше акрынайган. Республикада нефть продуктларына (бензин, дизель ягулыгы, мазут) бәяләр 2005 ел башындагы бәяләр дәрәҗәсенә төшкән.
2008 елда “ТАИФ-НК” ААҖ нең кереме 90 млрд. сумга якынлашкан. Ел дәвамында җитештерү күләме 6 % ка арткан. Үсеш авиакеросин, бензин, кышкы дизель ягулыгы хисабына тәэмин ителгән.
Кризисның бөтен дөнья химия сәнәгатенә тәэсир итүе турында сөйләгәндә, Яруллин әфәнде Татарстандагы кайбер производстволарда нефть чыгару күләмен саклап калуга ирешүләрен ассызыклап үтте. Әйтик, 2008 елның дүртенче кварталында республикада барлык полимерларны җитештерү арткан – 3650 тонна поликарбонат җитештерелгән, яңа полиэтиленнар заводын эшләтеп җибәрү буенча соңгы эшләр бара.
Татарстанда полимерлар җитештерү бер ел эчендә 6,5 % ка арткан (Россиядә 6,0 % ка кимегән).
“Казан синтетик каучук заводы” ААҖндә тотрыклы үсеш күрсәткечләре 2008 елның ноябрь-декабрь айларында өзелгән була (нәтиҗәдә ел дәвамында җитештерү индексы 13,7 % ка кимегән).
Карпов исемендәге Химия заводы эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Рафинат Яруллин, предприятиенең шәһәр төзүдәге ролен исәпкә алып, пенополистерол материалын социаль ипотека буенча торак объектлар төзү һәм юллар салу өчен сатып алына торган төзелеш материаллары исемлегенә кертергә тәкъдим итте.
“Нәфис-Косметик” компанияләр төркеме 2008 елны югары күрсәткечләр белән төгәлләгән (керем 43 % ка арткан, сатудан кергән табыш 2,8 тапкыр үскән). Предприятие бөтен төрдәге юу әйберләре хисабына җитештерүне 16 % ка арттырган. 2008 елның дүртенче кварталында продукция чыгаруның кимүе халыкның түли алу сәләте кимүгә бәйле булган.
Татарстанда резин һәм пластмасс әйберләр җитештерү 1,1 % ка арткан.
Шиналар җитештерү 4 % ка (11,9 млн. данәгә кадәр) кимегән. Рафинат Яруллин бөтен дөньяда шиналар җитештерүгә төзәтмәләр кертелүен ассызыклап үтте. Россиядә Ярославль, Киров, Омск, Воронежда шиналар заводлары эшләрен туктатып тора.
“Фаразлауларга караганда, 2009 ел автомобильләр һәм аларга тулы комплектлы җиһазлар җитештерүчеләр өчен бик үк җиңел булмаячак, - диде “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең генераль директоры. – Гәрчә гыйнварда автомобильләр тагын җитештерелә башлауга карамастан”. Әйтик, ул гыйнвар ахырына кадәр “КАМАЗ” ААҖ нең 1 меңнән артык авыр йөк автомобиле чыгарачагын әйтеп үтте (2009 елга план – 47 мең автомобиль). “Нижнекамскшина” ААҖ өчен бу – үз позициясен ныгыту мөмкинлеге.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә компонентлы производстволар (нефть химиясе, машина төзелеше) ачарга теләгән чит ил компанияләре вәкилләре белән очрашулар оештыру мәсьәләсен җентекләп тикшерергә тәкъдим итте. Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, республика мондый компанияләргә производствоны оештыруның уңайлы шартларын тәкъдим итәргә әзер. Рөстәм Миңнеханов республикада “Мастер” Кама индустриаль паркы территориясендә (Яр Чаллы) өстәмә мәйданнарны эшләтеп җибәрү планлаштырылуын, ике ел эчендә Кама Аланында бизнес-инкубатор барлыкка киләчәген искәртте. “Хәзер без нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше тармакларында компонентлы производство оештыру өчен, потенциаль инвесторлар, арендаторлар эзләргә тиешбез”, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының киләсе утырышы 2009 елның 2 нче мартына билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте