Татарстан Республикасы Премьер-министры кече эшмәкәрлек субъектларына ташламалы шартларда кредит бирү буенча коммерция банкларының маржасын чикләргә тәкъдим итте
26.01.2009Татарстан Республикасы
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты һәм коммерция банклары – кече эшмәкәрлек субъектларына ташламалы шартларда кредит бирү программасында катнашучылар – килешүгә кул куячаклар. Әлеге документ кысаларында Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен максатчан кредитлар бирү шартлары алдан килешеп куелачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шундый карар кабул ителде.
Шуны искәртик: кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы “Россия үсеш банкы” ААҖннән (“Внешэкономбанк”ның 100 % лы бүлендек предприятиесе) якынча 3,5 млрд. сум алачак. “Ак Барс” банк, “Спурт”, “Татэкобанк”, “Татфондбанк”, “Казан банкы” республикада кече эшмәкәрлеккә кредит бирү программасында катнаша торган банклар буларак билгеләнгән. Моннан тыш,
Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг компаниясенә дә акча биреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кече бизнеска ташламалы шартларда кредит бирә торган коммерция банкларының маржасын 4-6 % кысаларында чикләргә тәкъдим итте (әйләнештәге акчаларны тулыландыруга – 4-4,5 %, бизнесны башлап җибәрү өчен кредит бирүгә - 6 %).
Рөстәм Миңнеханов “кече һәм урта эшмәкәрлеккә ташламалы шартларда кредит бирүнең процент ставкалары зур булмаска тиеш”леген аеруча ассызыклап үтте. Моннан тыш, ул моның максатчан акча булуын тагын бер кат искәртеп үтте һәм Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты вәкилләренә банкларның кредит комитетлары утырышларында катнашырга тәкъдим итте.
Банкларның кредит комитетлары утырышларында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан яклау тапкан проектларны да тәкъдим итә алыр дип уйланыла (сәнәгатьнең өстенлекле өлкәләрендә эшмәкәрлекне үстерү).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте