Гомельдә “Татэлектромаш” ААҖ базасында Татарстанда авыл хуҗалыгында файдалану өчен чыгарыла торган машиналарны җыю буенча уртак предприятие төзү турында килешүгә ирешелде

21.01.2009

Бүген, 21 нче гыйнварда, Гомельдә Татарстан Республикасы (Россия) һәм Гомель өлкәсе (Белоруссия Республикасы) арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы беркетмәгә кул куелды. Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Александр Якобсон кул куйды.
Шуны искәртик: 21 нче гыйнвар иртәсендә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эшлекле визит белән Белоруссия Республикасына китте.
Визит барышында Татарстан Премьер-министры һәм аны озатып йөрүче кешеләр “Гомель авыл хуҗалыгы машиналарын төзү заводы” (“Гомсельмаш”) РУПында булдылар. Сөйләшүләрдән соң ике як та ашлык- һәм азык җыю комбайннарын җыюның уртак производствосын төзергә карар кылдылар.
Белоруссиядә эшләнгән тулы комплектлы җиһазлардан комбайннар җыю эше “Татэлектромаш” ААҖ нең җитештерү мәйданчыкларында (Яр Чаллы) барачак.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, 2009 елда ук 50 авыл хуҗалыгы техникасы конвейердан төшәргә тиеш. Киләчәктә - 2010 елда – җитештерү күләме, авыл хуҗалыгы техникасының башка төрләрен дә (азык җыю комплекслары) кертеп, елына 250 берәмлеккә кадәр җитәргә мөмкин. Җыю күләмен арттыру продукцияне Россия Федерациясенең башка төбәкләренә дә чыгару мөмкинлеге бирәчәк.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул ителгән карарның Татарстан авыл хуҗалыгы белгечләренең Белоруссиядәге авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр белән күпьеллык хезмәттәшлегенә нигезләнүен билгеләп үтте.
“Хәзер “Гомсельмаш” машиналары республикабыз кырларында эшли, һәм авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларыбызда бу техниканың да өлеше зур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуны искәртик: Татарстанда авыл хуҗалыгында файдалану өчен чыгарыла торган белорус машиналарына хезмәт күрсәтү һәм аларга ремонт ясау буенча куәтле сервис базасы булдырылган. Моннан тыш, республикабыз кырларында “Гомсельмаш”ның яңа эшләнмәләре сынау уза, белгечләрне әзерләү системасы эшли. Уртак җыю производствосын төзү сакланып калган эшлекле бәйләнешләрнең логик дәвамы булып тора.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Гомель өлкәсе вәкилләренең Татарстан Республикасына җавап визитын оештырырга тәкъдим итте.
Бүген үк Белоруссия Сәүдә-сәнәгать палатасының Гомель бүлеге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте