Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты

23.01.2014

Бүген, Давоска эш визитының өченче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты. 

ТР Президенты Казахстан, Әзербайҗан президентлары, Грузия, Пакистан премьер-министрлары катнашындагы "Евразия: Яңа чик?" һәм "БРИКС - урта яшьләр кризисы?" сессияләрендә булды.  

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит ил инвесторлары белән "ВТБ Капитал оештырган эшлекле иртәнге ашта һәм Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов исеменнән оештырылган  бизнес-ланчта катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов