Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге шартларда статистика органнарының әһәмияте һәм роле ел саен арта бара
20.01.2009Бүген Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг комитеты территориаль органының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов дәүләт статистикасы органнары эшендә заманча мәгълүмати технологияләрнең ролен югары бәяләде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге шартларда статистик мәгълүматларның әһәмияте һәм роле ел саен арта бара. “Дөньякүләм икътисади кризис шартларында социаль-икътисади күрсәткечләр турында оператив һәм ышанычлы мәгълүматка ия булу аеруча мөһим”, - дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
“Кризис хәлендә күп процесслар белән “кулдан” идарә итәргә туры килә, - диде ул. - Ә бу оператив мәгълүмат булуны сорый”.
Рөстәм Миңнеханов бүген хакимият органнары алдында халыкны тормыш сыйфатлылыгы белән тәэмин итү , республиканың икътисади потенциалын саклап калу һәм халыкны эш белән тәэмин итү бурычы торуын аеруча ассызыклап үтте.
“Бүгенге көндә иң мөһиме: икътисади кризисны социаль кризис дәрәҗәсенә җиткермәү”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Моннан тыш, ул кризис шартларында, килеп туган хәлгә тулырак социаль-икътисади мониторинг ясау өчен, статистика органнарында мәгълүмат җыюга ниндидер яңа заказлар барлыкка килергә мөмкин икәнлеген дә әйтте. Бу, барыннан да элек, халыкның эш белән тәэмин ителеше, кадрлар потенциалы, хезмәт хакын түләү буенча мәгълүматлар.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы мәгълүматның сыйфатлы һәм ышанычлы булуы өчен статистика органнары өстенә зур җаваплылык төшүен тагын бер кат ассызыклап әйтте.
2008 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы
доклад белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг комитеты территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 2009 елның мартында тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфатына мониторинг ясау максатында Татарстан Республикасы халкына тикшерү үткәрү нәтиҗәләре әзер булачагын әйтте.
Шуны да искәртик: тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфатына мониторинг ясау максатында Татарстан халкын сайлау буенча бер үк вакытта тикшерү Татарстан Республикасы Хөкүмәте боерыгы һәм Бөтендөнья банкының техник ярдәме белән 2008 елның апрель-маенда үткәрелгән иде. Тикшерүдә республиканың 6 меңнән артык йорт хуҗалыгы (ягъни 16 меңнән артык кеше) катнашты. Тикшерүнең максаты республика халкының матди хәле дәрәҗәсен, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, хезмәт миграциясенең торышын билгеләү, социаль сәясәт һәм төрле программаларның халыкның тормыш сыйфаты дәрәҗәсенә йогынтысын бәяләү иде.
Валерий Кандилов шулай ук үз ведомствосының Гомумроссия халык исәбен алуга (2010 елның 14 нче - 25 нче октябре) әзерлек эшләрен башлап җибәрүен әйтте.
Статистика органнары белән хезмәттәшлек итү турында Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров хәбәр итте. Ул хуҗалык саен исәпкә алуны автоматлаштыру нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасының хуҗалык саен исәпкә алуның электрон вариантына күчүе турында сөйләде. Бу эш 2007 елның августында башланган иде. Әгәр 2007 елда хуҗалык саен исәпкә алуның электрон варианты алты “пилот” районда (Аксубай, Югары Ослан, Мамадыш, Минзәлә, Саба һәм Тәтеш) җайга салынган булса, 2008 елда республиканың барлык муниципаль районнарында да автоматлаштыру төгәлләнде. 935 авылда укулар үткәрелде. Бүгенге көндә мәгълүматның 46 % ы системага салынды. 2009 елга булган бурычлар арасында Николай Никифоров кайбер авылларны элемтә белән тәэмин итү, белгечләрне яшәгән җирләрендә укыту, шулай ук муниципалитет һәм җирле үзидарә органнарын хуҗалык саен исәпкә алуның электрон варианты белән кызыксындыруны атады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хуҗалык саен исәпкә алуның яңа технологияләрен кертүгә аеруча игътибар итәргә кушты. Бүгенге көндә хуҗалык саен исәпкә алу муниципалитетларның салым потенциалын анализлау инструменты булып тора һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарәсе үсешенә хезмәт итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте