Татарстанда җылылык энергиясенә тарифларны киметү мәсьәләсе яңадан каралган

20.01.2009

2009 елда Татарстанда пар казаннары биналарында эшләнеп чыга торган җылылык энергиясенең халыкка дигән өлешенә тарифларны киметү мәсьәләсе яңадан каралган. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Марина Фәйрушина хәбәр итте.
М.Фәйрушина искәртеп үткәнчә, Тарифлар буенча федераль хезмәт боерыгы нигезендә, 2009 елда Татарстан Республикасында җылылык энергиясенә (катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торганын исәпкә алмаганда) тарифларның максималь күләме, 2008 елда гамәлдә булган тарифлар белән чагыштырганда, 122,9 % тәшкил иткән.
Бу боерык кысаларында, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты идарәсенең карары нигезендә, энергия белән тәэмин итә торган оешмаларга 2009 елга тарифлар, 2008 елда гамәлдә булганнары белән чагыштырганда, 116 процент күләмендә билгеләнгән.
2008 елның декабрендә Россия Хөкүмәте 2009 елда табигый газны күпләп сату бәяләренең үсеш темпларын киметү турында карар кабул иткән иде. Шулай итеп, 2009 елда кулланучыларның табигый газны сатып алу чыгымнарына үзгәреш, алдан уйланылганча, елга ике тапкыр түгел, ә квартал саен кертеләчәк.
Яңа ел алдыннан гына Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты халык өчен газга яңадан каралган тарифларны раслады, ә бүген пар казаннары биналарында эшләнеп чыга торган җылылык энергиясенә яңа тарифлар да расланды.
Бүген Марина Фәйрушина китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда 200 гә якын муниципаль пар казаннары биналары эшли. Тарифлар буенча комитет аларның һәрберсе өчен җылылыкка үзенең конкрет бәяләрен билгели. Комитет җитәкчесе хәбәр иткәнчә, элек пар казаннары биналарында эшләнеп чыга торган җылылыкка бәяләрнең бер үк вакытта 16 % ка үсүе каралган булса да, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан тарифлар һәр квартал саен үсә барачак. Беренче кварталда тарифлар, 2008 ел белән чагыштырганда, 4 процентка үсәчәк, икенче кварталда, беренчесе белән чагыштырганда, 5 % ка, өченче кварталда – 6 % ка, дүртенче кварталда – 9 % ка. Шул ук вакытта тарифларның еллык уртача үсеше 14,8 % кына тәшкил итәчәк. Бу алдан планлаштырылган 16 % ка кадәр үсештән кимрәк.
Барлык милек төрләрендәге предприятиеләр өчен пар казаннары биналарында эшләнеп чыга торган җылылыкка тарифлар ягулыкка булган чыгымнарны азайту күләмендә киметелгән һәм 2009 ел ахырына кадәр кварталларга бүлмичә билгеләнгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы