Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республикада инновацион проектларны тормышка ашыру өчен төзелгән инфраструктура икътисадка кризистан җиңел чыгарга ярдәм итәчәк”
20.01.2009Авыр икътисади хәлгә карамастан, Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек дәвам итәргә тиеш. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен белән булган очрашуда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, республикада инновацион проектларны тормышка ашыру өчен төзелгән инфраструктура икътисадка кризистан җиңел чыгарга һәм производствоның конкурентлылыгын тәэмин итәргә булышырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов әлегә Татарстанда оештырылган технопарк һәм бизнес-инкубаторларның нәтиҗәлелеге, кызганычка каршы, алдан планлаштырылганча ук зур булмавын билгеләп үтте.
Инновацион процесска студентлар һәм яшь галимнәрне җәлеп итү, фәнни-тикшеренү потенциалыннан тулырак файдалану өчен, ул республикадагы югары уку йортлары ректорлары белән тыгыз бәйләнешне җайга салырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры 2009 елның 23 нче - 24 нче апрелендә Казанда
дүртенче венчур ярминкәсе узачагын хәбәр итте. Аның оештыручылары, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе булачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге венчур ярминкәсендә яшьләрнең күбрәк катнашуын тәэмин итәргә, аның эчтәлеген баетырга кирәк.
Ярминкә кысаларында потенциаль инвесторларга Татарстан Республикасы, башка төбәкләр кече һәм урта бизнесының инновацион технологик компанияләре проектлары белән танышу, инвестицияләр кертү ягыннан аеруча җәлеп итүчән булган компанияләр белән бәйләнеш урнаштыру мөмкинлеге тудырылачак.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов түбәндәгеләрне хәбәр итте: беренче өч венчур ярминкәсе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән анализ инновацион проектлар төзү буенча да, аларны тормышка ашыру буенча да югары уку йортларының активлыгы түбән булуын күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, ярминкә экспонент компанияләр һәм потенциаль инвесторлар өчен аралашу мәйданчыгына әйләнсен өчен, мондый чараларны үткәрүнең яңа форматларын эзләргә кирәк. Ул шулай ук экспозиция өчен чыгарыла торган проектларның сыйфатлылыгы мәсьәләсен дә күтәрде.
Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен, студентлар, аспирантлар, яшь галимнәрне җәлеп итү өчен, венчур ярминкәсе кысаларында яшьләрнең инновацион форумын үткәрү күздә тотылуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры Казанга, Татарстан Республикасының инновацион потенциалы белән танышу өчен, дөньядагы ИТ-компанияләр вәкилләренең килүен хуплады. 2009 ел сентябренең соңгы декадасына билгеләнгән визитны оештыру эшләре белән
“ТехТур” Европа Ассоциациясе шөгыльләнәчәк. “ТехТур” составына кергән компанияләргә – ИТ-индустриянең алдынгы компанияләренә - Татарстанның инновацион потенциалын тәкъдир итү Казандагы яңа ИТ-парк территориясендә узар дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте