Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы эшендә инновацияләргә дә урын бирелергә тиеш”
19.01.2009Бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә урман ресурсларын карауның яңа технологияләрен кулланырга чакырды.
Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә “инновацияләргә дә урын бирелергә тиеш”.
Гомумән алганда, ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2008 елга эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгында хәзер “тармак яңартуны таләп иткәнгә, ныклык һәм конкуренцияле продуктка ия булу мөмкинлеге булмавын, ә тармакны яңартуга бик күп акча кирәклеген” билгеләп үтте. Ләкин Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакны үстерүне тәэмин итәргә тиешле кайбер вәкаләтләргә ия – урманның бер өлешен арендага бирү шартнамәләрен төзү хокукын сату аукционнары (урман аукционнары) үткәрү, бюджетка Татарстан территориясендәге урман фонды җирләрендә урнашкан урманнардан файдалану өчен керә торган түләүләрне контрольдә тоту һ.б.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, хәзерге шартларда урман ресурсларына сорауны арттыра торган җитди комплекслы программаның булуы кирәк: ниндидер эшкәртү узганнан соң, үзагач ягулыкка әйләнергә, урман массивы йортлар төзү өчен экологик чимал булып хезмәт итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте башлыгы урман хуҗалыгында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты өчен бик күп эш булуын билгеләп үтте. “Минемчә, кече бизнес өчен монда эш бик күп, - диде ул. – Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнесны үстерү комитетына Урман хуҗалыгы белән уртак программа төзергә, тармакта эшмәкәрлек рухы тудырырга вакыт җитте. Моның өчен урман хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итәргә, лизинг схемаларын билгеләргә кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, кадрлар потенциалын саклап калу өчен, хәзерге шартларда кешеләрнең урман хуҗалыгында, урман бистәләрендә мәшгуль булуын тәэмин итү мөһим. Продукцияләре базарга чыгарылачак зур булмаган производстволар оештырырга мөмкин.
“Урман кластерын төзү дә урман секторының кадрлар составын саклап калу һәм яңартуга хезмәт итәчәк”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Ул республикада урман белгечләрен әзерләү (техникум һәм югары уку йортлары базасында) структурасын камилләштерергә кирәк дип саный. Шул ук вакытта уку программалары хәзерге шартларга җайлаштырылган булырга тиеш. Тармакны югары белемле белгечләр белән тәэмин итү өчен, техникумнан соң укуны университетта дәвам итәргә кирәк (бюджет урыннарына квота).
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән идарә итү системасы һәм 2018 елга кадәрге вакытка бурычлар турындагы
доклад белән Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Зөфәр Абдуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте