Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов: “Газ приборларын куллануда кагыйдә бозуларның алдан чарасын күрүне җайга салырга кирәк”
19.01.2009
Бүген республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов “Өй эчендәге газ җиһазларын эшләтү куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм магистраль газүткәргечләр күчәре белән ике арадагы рөхсәт ителгән ара калдыру тәртибен бозу турында” дигән темага Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде. Утырышта газ приборларын куллану вакытында барлыкка килә торган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү алымнары турында фикер алыштылар.
Бүген комиссия утырышында китерелгән мәгълүматларга караганда, Татарстанда газ кертелгән 1271 мең фатир, 1280 мең газ плитәсе, 406 мең җылыту аппараты бар. 2008 елда газ җиһазларының төзексезлеге 54 янгын чыгу сәбәбе булган. Материаль зыян миллион сумнан артып киткән.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, газ җиһазларын эксплуатацияләү оешмасында – “Газпром Трансгаз Казан” ҖЧҖдә – көнкүреш газ приборларын куллану вакытында куркынычсызлык техникасын бозучы гражданнарга җитди тәэсир итү чаралары юк. Берләшмәнең генераль директоры Рәфкать Кантюков сүзләренә караганда, бозу очраклары табылганда, кулланучыларга газ җибәрү туктатыла, ләкин кимчелекләрне бетерүгә үк яңадан кушыла. Һәм киләчәктә кагыйдәләрне бозу очраклары еш кабатланып тора.
Равил Моратов куркынычсызлык техникасын бозулар саны артуның профилактик эшнең җитәрлек дәрәҗәдә актив булмавына бәйле булуын әйтте. “Татарстан Республикасында без газ үткәрү челтәрләрен бик нәтиҗәле төзедек, - диде беренче вице-премьер. – Ләкин шул ук вакытта профилактика эшләрен күздән ычкындырдык. Шуны танырга мәҗбүрбез: республика җитәкчелеге дә инициатива күрсәтмәде, муниципаль районнар да моның белән ныклап шөгыльләнмәделәр.
“Безгә бу эшне гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә каралу дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк, - диде Р.Моратов – Шуңа күрә эш-гамәлләрне координацияләү буенча җаваплылык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өстенә төшә”.
Равил Моратов сүзләренә караганда, бозу очраклары табылганда, гражданнар белән эшләүгә җаваплылыкка тарту мөмкинлегенә ия булган административ комиссияләрне җәлеп итәргә кирәк. “Бу мәсьәләдә, эшләп бетермәүгә караганда, артыграк эшләп ташлау яхшырак, - диде Равил Моратов. – Башта кагыйдәләрне бозучыларга кисәтү ясарга, аннары газ җибәрүне туктатырга кирәк. Әгәр бозу очраклары кабатланса, газны бөтенләй җибәрмәскә дә була”.
Беренче вице-премьер муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре рәисләре белән бу мәсьәлә буенча айлык киңәшмәләр үткәрергә сүз бирде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы